«Сәләт» турында ишетмәгән кеше бармы икән ул? Соңгы араларда бу оешма турында аеруча еш сөйли башладылар. Бу, әлбәттә, беренче чиратта, «Сәләт» яшьләр үзәгенең 20 еллык юбилее белән бәйле булса, икенчедән, аның соңгы елларда чынлап та үсә, камилләшә, үзенә елдан-ел күбрәк балаларны җәлеп итә баруында. Хәтта дәүләт тә «Сәләт»нең яшьләр өчен...
Җәүдәт абыйны шәһәр үзәгендә урнашкан биналарында көтеп торам. Бу дүрт катлы элекке Халыклар дуслыгы йортын аларга Татарстан Президенты бүләк иткән икән. Көтүчеләр бер мин генә түгел, күпләр Җәүдәт абыйдан киңәш сорый, тәҗрибә уртаклаша. Әңгәмәбезне «Сәләт»нең тарихыннан башладык.
- «Сәләт» оешмасына нигез салынган 1994 елларда аның киләчәге бүгенгедәй булыр дип күзалламагансыздыр да?
- «Сәләт»нең үсешен мин өч этапка бүлеп карар идем. Халык татарлар арасында акыллы яшьләрне бергә тупларга хыялланды. «Сәләт» тә шул максаттан туган лагерь. Аның башында милли җанлы укытучылар, актив ата-аналар, сәләтле студентлар, энтузиастлар торды. Беренче көннәрдән үк Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә эшләдек. Тәүге лагерь 1994 елда Арчада оешты. Анда 65 бала иде. Монда төрле фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар килде. Балаларның иң-иңнәрен матбугат битләрендә басылган төрле бәйге-викториналар ярдәмендә дә сайлап алдык. Төп юнәлешебез - информатика, математика буенча белемнәрне камилләштерүгә юнәлтелгән иде. Үзебездән соң белемле буын калдырырга, университетка алмаш әзерләргә дә теләгәнбездер инде. Яшьләрнең әхлакый, рухи яктан нык булулары, белемгә тартылулары белән бергә татар телен белергә теләүләре дә исәпкә алынды.
- Димәк, яшьләрнең каймагы җыелган булган беренче лагерьдә...
- Әйе, иң көчле, интеллектуаль яшьләр шунда иде. Укытучылары да көчле: Мөһәммәт Мәһдиев, Мирза Мәһмүтов, Индус Таһиров, Диләрә Шакирова дисеңме... Хәзер дә «Сәләт - Раушан» лагере башлаган юнәлешенә тугры кала бирә. Нигез көчле булгач, эшне җәелдерергә җайлы булгандыр, күрәсең. 2002 елда «Сәләт»кә инде 100дән артык бала җәлеп ителде. Татарстанның төрле районнарыннан безгә килә башладылар.
Икенче этап нәкъ менә «Сәләт»нең система булып формалашуына бәйле. Республиканың төрле районнарында филиаллар барлыкка килде. Азнакайда, Бөгелмәдә, Лаешта... Бу аланнар ел саен артып тора, быел 20 уку-укыту аланы эшләсә, киләсе елга аны 30га җиткерергә исәп. «Сәләт» ел дәвамында эшли торган оешмага әйләнде. Баштарак 100ләп бала үзен «сәлкеш» дип санаса, мондый балалар саны 1000гә җитте. Өченче этапта исә «Сәләт» реаль челтәргә әйләнде. Хәзер 12 меңләп «сәлкеш» исәпләнә. Татарстанда гына түгел, әле чит төбәкләрдә дә безнең сәләтле балаларыбыз яши.
- Чехиядә уза торган халыкара «Сәләт-Прага» мәктәбе проектын, Анападагы «Сәләт-Аршан» лагерьләрен күздә тотасыздыр?
- Алар гына да түгел... Киләсе елга Кырымда лагерь оештырырга уйлыйбыз. Сәләт - Ефәк канат - илләр өйрәнү һәм лидерлык мәктәбе кысаларында сәләтле балаларны чит илләр белән таныштырабыз. Бу юлы мәсәлән, Англиягә бару планлаштырыла. Хәзер безнең максат - «Сәләт»тә тупланган көчне мәктәптәге укучыларга җиткерү. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов: «Һәр укучы «Сәләт» мәктәбе аша узса, яхшы булыр иде», - дигән фикерне әйткән иде. Без мәктәпләргә үтеп керергә, сәләтле балалар тәрбияләргә тырышабыз.
- Президент сездә еш кунак була, моның сере нидә?
- Әйе, дәүләт «Сәләт»нең мөһимлеген аңлады. Президент та «Сәләт»не күреп алды. Шөкер, төп ярдәмебез дәүләттән. Татарстанның өч министрлыгы: Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән тыгыз эшлибез. Әлбәттә, «Сәләт»нең иҗтимагый фондына ярдәм итеп торган эшмәкәрләргә, иганәчеләребезгә дә зур рәхмәт. Биләрдә биш меңләп бала катнашында уза торган форумга Президентыбыз ел саен килә. Тиздән «Пирамида»да узачак юбилей чараларының кульминация өлешенә - концертка да Рөстәм Миңнеханов килергә тиеш. Анда булачак кайбер нәрсәләр минем өчен дә сер булып кала бирә әле.
Сез менә «Сәләт»нең серләрен белергә телисез. «Сәләт» бит ул татар балаларын җыеп, аларны милли рухта тәрбияләп,тарих өйрәтеп, лагерьлар гына оештыру түгел. «Сәләт» ул - төрле халыклар арасында татар телен белгән кеше ким булмыйча яши дигән фикерне әйдәүче, интеллектлы яшьләрне таныта, берләштерә торган хәрәкәт. Без бит нәкъ менә татар телен белгән балалар гына «Сәләт»тә катнаша дип таләп куймыйбыз. Монда телне өйрәнергә теләгән балалар килә.Чувашмы ул, русмы (андыйлар да бар бездә) - иң мөһиме - татар телен хөрмәт итсен, татарның интеллектуаль белемле икәнен танысын.
- Нинди генә форумнар, фестивальләр, чаралар узмый сездә, аланнарның юнәлешләрен әйтеп тә тормыйм инде, бөтен өлкәне колачларга тырышасыз. Оештыручыларны кайдан табып бетерәсез?
- Бездә бит барысы да үзебездә бар. Әйдаманнарны үзебез тәрбиялибез, төрле чаралар оештыру сәләтенә үзебез өйрәтәбез. Нәтиҗәләрен дә күрәбез әнә. Яшьләр хәзер креатив, бай фантазияле, төрле чараларны үзләре уйлап таба. Әнә Булат Камалов дигән егетебез үз кибетен булдырды, «Сәләт» формаларын да сата анда. Мультфильмнар ясарга өйрәтә торган, шулай ук тавыш яздыру студияләребез дә бар. Ул Биләрдәге форумны оештырганда гына 200дән артык әйдаман җәлеп ителә. Шөкер, кадрлар үзебездә тәрбияләнә.
«Сәләт» КВН лигасы финалында. (Фото: selet.tatarstan.ru)
- «Сәләт»тән чыккан яшьләр кайда хәзер?
- Алар кайда да югалмый. Кайсылары «Сәләт» тирәсендә калсалар, кайберләре читтә эшләрен җәелдерәләр. Чит илләрдә яшәүчеләр дә җитәрлек. Бизнесларын ачканнар күпме. Алар санап бетергесез. Ләкин кая гына булсалар да, алар «Сәләт»не онытмый. Безнең элемтәләр нык, алар һәрвакыттагыча актив, оешмага ярдәм итеп торалар.
- Җәүдәт абый, яшьләр белән эшләве авыр түгелме?
- Мин алар белән бер дулкында тибрәләм дип әйтә алмыйм, ләкин яшьләрне аңлыйм. Аларның бер-берләренә ярдәм итеп эшләүләрен күреп сокланам. Яшьләр эшенә кысылмыйм, аларга комачауламыйм. Кирәк чакта ярдәм итәм, киңәш бирәм. Алай итегез, болай итегез, дип алга китеп булмый. Яшьләрнең энергияләрен тою үземә дә көч бирә.
- Сәләтнең эшчәнлеге турында бер очрашуда гына сөйләшеп тә бетереп булмый, шулай да якын киләчәктә «Сәләт»тә нинди яңалык көтәргә?
- Киләчәккә планнар бик зур анысы, әле менә гыйнвар аенда Биләрдә бик зур «Сәләт - Фәнсар» үзәге ачарга ниятлибез. Анда биш бина сафка басып килә. Монда да Президентыбызның ярдәме бик зур. Бу төбәкара үзәк булыр дип күздә тотыла. Анда төрле фәннәрдән җиңгән Татарстан укучылары гына түгел, чит төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән дә укучылар ял итә алачак дип өметләнәбез. Халыкара яшьләрне берләштерүче үзәк булыр бу, иншалла. Барысы да югары дәрәҗәдә эшләнгән, беренче чиратта уку-укыту мәсьәләсенә басым ясалачак, шулай ук монда сәламәтләндерү урыннары, спорт мәйданчыклары, эстрада сәхнәсе, ачык һавада ял итү өчен шартлар һәм башка бик күп заманча мөмкинлекләр булыр дип көтелә. Физик яктан мөмкинлекләре чиклеләр өчен дә уңайлыклар каралган. Биектауда Иске Казанда һөнәрчелек шәһәрчеге оештырырга телибез. Анда балалар чүлмәк ясау, читек чигү кебек һөнәрләр белән якынрак таныша алырлар.
Җәүдәт абый белән озак сөйләшеп утырдык. Барысын берьюлы язып та бетереп булмый. Әле Җәүдәт абый миңа селфи ясарга да өйрәтте. Икебез төшкән селфины Инстаграм челтәренә дә җибәрде. Кара әле, Җәүдәт абыйга яшьләрнең тәэсире йоккан түгелме, креатив сәлкешләрнең энергетикасы аңа да күчкән, ләбаса.
Җәүдәт абый селфи ясарга өйрәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар