16+

Болгар һәм Свияжскины чит илләрдә дә беләләр

Риваятьләр буенча, бөек рус шагыйре А.С.Пушкин Свияжск шәһәр-утравына килгәч, аны күреп, таң калган, чөнки «Солтан патша турында»гы әкиятендә сурәтләгән Буян утравындагы гүзәл шәһәрне ул нәкъ менә шулай күз алдына китергән. Болгар һәм Свияжск шәһәрләреннән беркайчан да кеше өзелмәгән. Заманында биредә Петр I, Екатерина II кебек патшалар, Ф.М.Достоевский, Л.Н.Толстой һ.б. бик...

Риваятьләр буенча, бөек рус шагыйре А.С.Пушкин Свияжск шәһәр-утравына килгәч, аны күреп, таң калган, чөнки «Солтан патша турында»гы әкиятендә сурәтләгән Буян утравындагы гүзәл шәһәрне ул нәкъ менә шулай күз алдына китергән. Болгар һәм Свияжск шәһәрләреннән беркайчан да кеше өзелмәгән. Заманында биредә Петр I, Екатерина II кебек патшалар, Ф.М.Достоевский, Л.Н.Толстой һ.б. бик күп язучылар булып китә.
Хәзерге вакытта да төзекләндерелгән борынгы Болгарга һәм Свияжск шәһәр-утравына сәфәр кылучылар күп, ә быелгы җәйдә бирегә тагын да күбрәк туристлар җәлеп итәргә телиләр. 2012 елда Болгар - 120 мең, Свияжск 70 меңгә якын туристны кабул итәр дип фаразлана. Бу турыда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта хәбәр итте. Ул Болгар һәм Свияжскида яңа туристлык маршрутларына багышланган иде.
Рафис Борһанов әйтеп узганча, бүгенге көндә Свияжск музее утрау буенча 6 сәгатьлек туристлык маршруты эшләгән. Болгар музей-тыюлыгына килүчеләр, үткән еллардан аермалы буларак, Икмәк музеен һәм Истәлек билгесен дә карый ала. Дөньядагы иң зур Коръән басмасы да хәзер Истәлек билгесендә саклана.
Әлеге шәһәрләргә Казанның экскурсия үзәге даими сәфәрләр оештыра. Аерым йөрүчеләр өчен Болгар һәм Свияжскига елга транспорты белән бару мөмкинлеге бар. Моннан тыш, Казан һәм Болгар арасында көн дә автобуслар йөри. Ял көннәрендә Свияжскига да автобуслар йөри башлады.
«Болгар һәм Свияжскины чит илләргә таныту буенча зур эшләр алып барыла. Быел республикабызның мөмкинлекләре Истанбул, Берлин, Мәскәү, Екатеринбург һәм Самарада булган халыкара туристлык күргәзмәләрендә тәкъдим ителде. Май аенда Болгар һәм Свияжскида «Euronews» телеканалы төшергән фильмны 11 телдә күрсәттеләр, - диде Р.Борһанов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading