16+

Боз шәһәрчегенә барыгыз!

Мәгълүм булганча, РФ Мәдәният министрлыгының карары нигезендә, быел Казан Россиянең Яңа ел башкаласы итеп сайланган иде. Шунлыктан, шәһәребездә 70 урында чыршы мәйданчыклары оештырылды. Казанның төп чыршысы Островский урамындагы Меңьеллык паркына урнаштырылган. Җыелма чыршының биеклеге 40 метрдан артык. Великий Устюг шәһәреннән Дед Мороз да килде. Ул, татар Кыш бабае һәм Кар...

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры каршындагы мәйданда әле узган елның 28 декабрендә үк сихри боз шәһәрчеге үзенең капкаларын ачты. Боз койма белән уратып алынса да, сабыйлар шәһәрчек-кирмәнне шау-гөр килеп яулый гына. Ниләр генә юк биредә: боздан ясалган төрле сыннар, шугалаклар дисеңме!.. Өч урынга матур итеп чыршы бизәлгән. Тәвәккәлрәк сабыйлар лабиринтка кереп китә, әмма күпләре адаша. «Әкият» курчак театрының мәһабәт сарае боз шәһәрчегендә әкияттәгедәй манзара тудыра. Монда төрле чаралар Яңа ел яллары дәвамында үткәреләчәк. Боз шәһәрчегенең «Сукно бистәсе» метро станциясе янәшәсендә генә булуы Казанның төрле районнарыннан килеп ял итәргә, саф һавада уйнап күңел ачарга мөмкинлек тудыра. Меңьеллык паркындагы төп Чыршыга да ерак түгел.
Балаларын иярткән ата-аналар, яшьләр метро станциясеннән боз шәһәрчегенә агыла гына. Бәйрәм сәфәре аянычлы тәмамланмасын өчен, вакытлыча гына булса да, Санкт-Петербург урамы юлына «Җәяүле» билгесе куеп торасы иде.
Черек күлдәге чыршы мәйданчыгы да күңелгә хуш киләчәк. Дөрес, анысында боз шәһәрчеге юк югын, әмма тимераякларда рәхәтләнеп шуар өчен боз мәйданы бар. Химиклар мәдәният сарае янәшәсендәге бакчада да чыршы мәйданчыгы булдырылды. Анда шулай ук кечерәк боз шәһәрчеге төзелде, лунапарк аттракционнары эшли.
Казанда боз шәһәрчекләре төзү традициясе соңгы елларда онытыла төшкән иде, мәдәният идарәсе традицияләрне яңартырга ниятли. Әйдәгез әле, өйдә утырмыйк, саф һавага чыгып, көч-дәрт туплыйк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading