16+

Бушлай акча, кредит, дип сөйләнүләр шагыйрәнә ялган ул

Татарстанда быелның 9 аенда 25 мең компьютер мошенниклыгы теркәлгән.

Бушлай акча, кредит, дип сөйләнүләр шагыйрәнә ялган ул

Татарстанда быелның 9 аенда 25 мең компьютер мошенниклыгы теркәлгән.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай “җен, пәри, дип сөйләнүләр шагыйрәнә ялган ул”, дип язып калдырган. Ләкин, бүген күзгә күренмәүче “җен-пәриләр”, ягъни мошенниклар компьютер технологияләре эченә кереп оялады һәм халыкны астыртын рәвештә талый бирә. 

“Дроппер”дан ерак тор
Россиядә узган ел мошенниклар халыкның 16 миллиард сум акчасын үзләштергән. Быелның алты аена әлеге сан 9 миллиард сумны тәшкил итә.

Мошенникларның банклардан чит кешеләрнең  акчаларын үзләштерергә омтылуының 30,2 миллион очрагы теркәлгән. Астыртын гамәлләре барып чыкса, халык үзенең 4,3 триллион сум акчасын урлаткан булыр иде.

Хөкүмәт йортында узган брифингта әлеге саннарны Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан буенча Милли банк бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин әйтте.

– Дропперлык – бүген мошенниклыкның киң таралган төре. Бу гамәлләргә мәктәп укучыларын һәм студентларны тарту борчу тудыра. Кайчак, кешеләр законсыз гамәлләрдә катнашуларын аңлап та җиткермиләр. Гадәттә, аферистлар кешеләрне гади генә тоелган чараларда акча эшләп алырга чакыра. Эш тәҗрибәсе дә зарур түгел, кешенең банк картасы яки онлайн-банкы булу да җитә. Мәсәлән, “лотерея администраторы” дигән ялган вазифа тәкъдим ителә. Мошенниклар урлаган акчаларын шул дроппер-администратор аша тере акчага әйләндерә. Бер картадан икенче картага акча күчерүне сорыйлар. Шулай ук, банктагы хисаптан акча алып, курьерга тапшырырга кушалар. Бу гамәлләрне үтәгән кеше (дроппер) үзе дә аңламастан, җинаятьтә катнашучыга әверелә, – дип кисәтте Марат Шәрифуллин.

Уйламаганда-көтмәгәндә телефоныгызга шактый зур суммада акча күчерелергә мөмкин. Тик, шунда ук “акча ялгыш күчерелде, фәлән хисапка кире күчерегез”, дигән хәбәр дә киләчәк. Марат Шәрифуллин искәрткәнчә, акчаны һич тә әйтелгән хисапка кире күчерергә ярамый, ә мәсьәләне үзегезнең банкта ачыкларга кирәк.

Социаль хезмәткәр “сәүдәгәр” түгел
Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева:”Өлкән яшьтәгеләр тиз ышанучаннар. Балалары, оныклары өлкәннәрне алданулардан сакласыннар иде. Социаль органнар хезмәткәрләре өйгә килеп гаризалар яздырмый, түләүле хезмәтләр тәкъдим итми, товар сатып йөрми. Хезмәт күрсәтүләрнең 97 проценты электрон рәвештә башкарыла. Әгәр, кемнәрдер килеп, “социаль органнан” дип әйтеп, түләүле хезмәтләр тәкъдим итсә, товар сатса, аларга ышанмагыз”, – дип аңлатты.

Яхшы тормыш каракларны кызыктыра
Татарстан Прокуратурасының дознания һәм оператив-эзләү эшчәнлегенә күзәтчелек буенча бүлек җитәкчесе Андрей Гыймадиев сәйләгәнчә, республиканың икътисады тотрыклы, халык хезмәт хаклары ала. 
– Мошенникларны акчалы төбәк кызыктыра. Телефоннан шәхси һәм финанс мәгълүматларыгызны әйтмәгез, мошенникларга урлашырга юл куймагыз, – дип киңәш бирде Андрей Гыймадиев.

20 миллион да “очкан”
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьләрне эзләү идарәсенең мошенниклыкны ачу бүлеге җитәкчесе урынбасары Рафаэль Мусаев сүзләренә караганда, республикада бер кеше мошенникларга 20 миллион сум акчасын күчергән, хәтта. 

– Быелның 9 аенда республикада 25 мең компьютер мошенниклыгы теркәлде. Физик затларны да һәм юридик затларны да алдыйлар. Товар сату буенча бушлай белдерүләр сайтында сак булырга кирәк. Ансат кына акча эшләп алу теләге бик кыйммәткә төшәчәк, – диде Рафаэль Мусаев.

Беркайчан да таныш булмаган кешеләргә банк картасының икенче ягындагы өч билгеле кодны, pin-кодны һәм СМСтан порольне әйтмәгез. 
Финанс пирамидаларында акча эшләп булмый. Әгәр, сез акча кертсәгез, сез аларны югалтачаксыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading