16+

Быел Татарстанда балаларның җәйге ялын оештыру 1 миллиард 402 миллион сумга төшәчәк

Республикада хәзер бигрәк тә профильле лагерьларга өстенлек бирелә: сәнгать, фән, хәрби патриотик юнәлешләр дә бар.

Быел Татарстанда балаларның җәйге ялын оештыру 1 миллиард 402 миллион сумга төшәчәк

Республикада хәзер бигрәк тә профильле лагерьларга өстенлек бирелә: сәнгать, фән, хәрби патриотик юнәлешләр дә бар.

- Һәр мәктәп баласы, үз мәнфәгатьләре, кызыксынуларыннан чыгып, профильле ял үзәкләре сайласын иде. Безнең төп максат - ял вакытында балалар иминлеген саклау. Май азагына кадәр Татарстанның бөтен лагерьлары әзер булырга, җитешсезлекләр бетерелергә тиеш. Роспотребнадзор һәм янгын сүндерүчеләр тарафыннан берничә лагерьга кисәтү булды. Алар рөхсәтеннән башка республикада бер лагерь да ачылмаячак, - диде Татарстан премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев.

Лагерьлар балаларны инде 3 июльдән кабул итә башлый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, ишле гаиләдә үскән балалар өчен махсуслашкан лагерьлар эшли, анда 160 кеше ял итә ала. Инде икенче ел рәттән Луганскидан 46 бала җәйге ялын Татарстанның сәламәтләндерү үзәкләрендә үткәрә.
- Быел хроник авырулары булган, тернәкләндерү кирәккән, тәрбиягә алынган, ятим балалар өчен 54706 бушлай юллама каралган. Ә балаларның җәйге ялын оештыру эшләрендә 1340 оешма катнашачак, - диде Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов.

Иң нәтиҗәле, балалар сәламәтлеге өчен иң кирәкле ял - диңгез буенда, ди җитәкчеләр. Быел Кара диңгездә 6 меңгә якын бала ял итәчәк. Анда җәй дәвамында биш лагерь эшли. Шуларның өчесе - Краснодар краенда, икесе Кырым Республикасында урнашкан. Краснодар краена ял итүчеләр тимер юл транспорты белән, ә Кырымга самолетта барачаклар.
- Балалар Кырымда ял итсен өчен, Татарстан Президенты өстәмә рәвештә 12,5 млн сум акча бүлеп бирде. Биредә 1600 кеше ял итәчәк, - диде «Җәй» республика үзәге директоры Раил Муратшин.
Данлыклы «Артек» лагерена республикадан 500 бала бара. Узган ел анда ремонт ясалды. Республикада исә ел әйләнәсендә 12 лагерьда капиталь ремонт узды, шул рәвешле балалар өчен 4 мең өстәмә урын барлыкка килде.

Җәйге ялга юллама алу сораулары белән түбәндәге телефоннарга шалтыратырга мөмкин:

(843) 293-12-91 - «Җәй» республика үзәге

(843) 293-90-52 - «Черноморец» республика үзәге

(843) 590-24-82 - «Ял» шәһәр үзәге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading