16+

Бәйрәм салютыннан соң Казан халкын өйләренә 160 автобус тарата

Бәйрәм салютыннан соң Казан халкын өйләренә 160 автобус тарата

Бөек Җиңү көне уңаеннан бәйрәм салютыннан соң Казан халкын өйләренә 160 автобус таратачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

21.00 сәгатьтә Сул як Болак урамында ял итүчеләрне Дәрвишләр бистәсенә, "Азино-1" һәм һәм "Азино-2" микрорайоннарына, Республика клиник хастаханәсе юнәлешләренә булган транспорт көтәчәк.

Спорт сараеннан Мәскәү урамы буйлап "Горки-1" һәм "Горки-2" микрорайоннарына, Тынычлык һәм Иске Победилово бистәләренә китеп булачак.

Казансу яр буеннан автобуслар пассажирларны Киров районы юнәлешенә илтә.

Шулай ук Казансу яр буеннан автобуслар Декабристлар урамы буйлап (Энергоуниверситет тукталышыннан) Авиатөзелеш, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарына юнәләчәк.
Уң як Болак урамыннан транспорт бәйрәм итүчеләрне Авиатөзелеш, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарына алып барачак.
6 һәм 8 майда шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча эшли. Җәмәгать транспорты 9 майда - метрополитен эше дә көчәйтелеп, эш көне графигы буенча эшләячәк. Моннан тыш, Җиңү көнендә җәмәгать транспортында өстәмә маршрутлар да билгеләнәчәк. Автобуслар шәһәр зиратларына кадәр йөриячәк.


Фото: newstatar.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading