16+

Бәйрәмдә генә түгел, көн дә бердәм

4 ноябрьдә бөтен ил белән Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәкбез. Әле ул чагыштырмача «яшь» бәйрәм булса да, мәгънәсе, әһәмияте белән бик тирән.

Бәйрәмдә генә түгел, көн дә бердәм

4 ноябрьдә бөтен ил белән Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәкбез. Әле ул чагыштырмача «яшь» бәйрәм булса да, мәгънәсе, әһәмияте белән бик тирән.

Халыклар бердәмлеге көне - Россия күләмендә дәүләт бәйрәме. Хәтерләсәгез, 4 ноябрь күпләр өчен 2005 елдан аеруча кадерле була башлады, чөнки нәкъ шул вакыттан бирле без бу көнне эштә түгел, ә өйдә һәм кунакта үткәрәбез. Бәйрәмнең тамырлары еракка - 1612 елга ук барып тоташа. 402 ел элек Кузьма Минин белән Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итә. Бу чара, халыкның нинди милләт, дин вәкиле булуга карамастан, бердәм булуның иң якты үрнәге, имеш. Безнең республикада бу сорау аеруча зур әһәмияткә ия.

- Татарстанда Халыклар бердәмлеге көне табигый чара буларак кабул ителә, - ди Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. - Бездә бу идея гасырдан гасырга күчеп барса, башка күп кенә төбәкләрдә аны сеңдерә генә башладылар. Күптән түгел Халыклар дуслыгы йортында Россия төбәкләреннән социологлар җыелып, фикер алышты. Анда яңгыраган фикерләргә караганда, милли төбәкләрдә яшәүче халыкларның менталитеты башка, алар бүтән милләт вәкилләре белән үзара дус яши. Татарстан исә бу очракта иң үрнәк төбәкләрнең берсе буларак телгә алынды.

Социологлар әйтүенчә, бездә бер халык та үзен өстен куймый. Республикабызның өстенлеге дә шунда. Бездә инде гадәткә кертелгән идеяне башка төбәкләр үзләренең ирешәсе бурычы буларак кабул итә.

Ноябрьдә ничек ял итәбез?
Россиянең Хезмәт кодексы нигезендә 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - бәйрәм, ягъни ял көне. Татарстанның «Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы закон нигезендә 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә дә ял итәбез. Россия Хөкүмәте карары буенча 24 февральгә туры килә торган ял көне (23 февральнең якшәмбегә туры килүе сәбәпле) 3 ноябрь - дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, ноябрь бәйрәмнәрендә Татарстанда атнага биш көн эшләүчеләр 1, 2, 3, 4, 6, 8 һәм 9 ноябрьдә ял итә. 5 һәм 7 ноябрь - эш көннәре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading