16+

Бәйрәмегез белән!

30 апрель - янгын сүндерү хезмәтендәгеләрнең һөнәри бәйрәмнәре.

Бәйрәмегез белән!

30 апрель - янгын сүндерү хезмәтендәгеләрнең һөнәри бәйрәмнәре.

Россия Федерациясендә ел саен 30 апрельдә билгеләп үтелә ул. Быел исә юбилей елы - Россяиядә янгын сүндерү хезмәтенә 365 ел тула. Казанда да бу датаны киң колач белән билгеләп үтәргә җыеналар. Тантаналы чаралар 1 май көнне Җиңү паркында узачак. Муниципаль районнарда янгын сүндергән чакта һәлак булган геройларга куелган һәйкәлләр төзекләндереләчәк, республика мәктәпләрендә, янгын сүндерү хезмәтендә булучылар һәм әлеге хезмәт ветераннары катнашында батырлык дәресләре үткәреләчәк, янгын сүндерү частьләрендә ачык ишекләр көннәре уздырылачак.
Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу белән башланып китәчәк тантанага Казан халкы һәм кунаклар чакырыла. Бәйрәм чарасының мактауга лаеклы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасыннан соң булачак өлеше аеруча кызыклы. Өйрәтелгән этләр белән кинологлар, водолазлар, коткаручыларның күрсәтмә чыгышлары, авария-коткару техникасы һәм җиһазларының мөмкинлекләрен күрсәтү килгән кешеләрне битараф калдырмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading