16+

Чит ил яшьләре дә Татарстан киләчәгенә битараф түгел

Бүген, 14 сентябрьдә, Казан федераль университетының Тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында «Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!» акциясе булды.

Чит ил яшьләре дә Татарстан киләчәгенә битараф түгел

Бүген, 14 сентябрьдә, Казан федераль университетының Тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында «Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!» акциясе булды.

Бу юлы сайлауларга бару теләге белдереп Татарстан картасы фонында фотога төшүчеләр арасында хәтта зур чират та барлыкка килде. Акциядә Үзәк сайлау комитеты рәисе урынбасары Валентина Каменькова да катнашты.
- Мондый очрашулар республиканың күп кенә уку йортларында оештырдык. Яшьләрнең сайлауларга кызыксынуы зур, сораулары күп. Татарстанда халыкның өчтән бере яшьләр. Бүген алар төп сайлаучылар. Аларның гражданлык активлыгы мине шатландыра, - диде Валентина Каменькова.



Чарада 18 яше тулмаганнар да бар иде. Быел алар үз тавышын бирә алмый, ләкин сайлауга багышланган төрле чараларда инде актив катнаша.



- Мин Татарстанны чын күңелдән яратам, ләкин әлегә мине сайлауларда катнаштырмыйлар. 18 яшем тулмаган. Үземнең гражданлык позициямне социаль челтәрдә фотолар урнаштырып күрсәтәм. Бәлки берәрсе шул фотоларны күреп сайлауга барыр, - диде беренче курс студенты Муаззам Махкамова.



Ул тумышы белән Ташкен шәһәреннән. Берничә ел элек Татарстанга күченеп килгән, шушы вакыт эчендә безнең республика аның өчен туган иле кебек якынайган.



- Мин үземне инде чып-чын татар кызы итеп хис итәм, шуңа да республика киләчәгенә битараф түгел, - диде ул.

Акция ял көненә кадәр дәвам итәчәк. Иртәгә волонтерлар Менделеевск, Чаллы шәһәрләренә юл тота.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading