16+

Чүп-чарыңнан 1 мартка кадәр котыл

Кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләренең эшчәнлекләре барышында барлыкка килгән калдыклар күләме, әлеге калдыкларны ничек зарарсызландырулары, кабаттан кулланулары, кая урнаштырулары турында быелның 1 мартына кадәр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының территориаль органнарына хисап-мәгълүмат тапшырырга тиешләр.

Чүп-чарыңнан 1 мартка кадәр котыл

Кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләренең эшчәнлекләре барышында барлыкка килгән калдыклар күләме, әлеге калдыкларны ничек зарарсызландырулары, кабаттан кулланулары, кая урнаштырулары турында быелның 1 мартына кадәр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының территориаль органнарына хисап-мәгълүмат тапшырырга тиешләр.

«Татмедиа» республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый чыганаклар министры урынбасары - тирә-юнь мохитне саклау буенча республиканың баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров белән Тирә-юнь мохиткә тәэсир итү бәяләмәсе һәм дәүләт экология экспертизасы идарәсе җитәкчесе Рәйсә Шәһидуллина искәртте. Алар сөйләгәнчә, эре предприятиеләрдәге җитештерү калдыклары полигоннарга килешү нигезендә чыгарыла. Республикада 125 мең кече һәм урта предприятие исәпләнелә. «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы 89 нчы федераль закон таләп иткәнчә, моннан соң кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре дә җитештерүдән калган калдыкларына җаваплы булачаклар. Республикада узган ел ике мең урында рөхсәтсез чүплекләр табылган. Экология министрлыгы җитәкчеләре инануынча, әлеге чүплекләрдә эшкуарларның да «хезмәт җимешләре» бар.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының рәсми сайтында eco.tatarstan.ru «Об отчетности субъектов малого и среднего предпринимательства» бүлегендә аңлатмалар, хисапны электрон рәвештә тапшыру тәртипләре күрсәтелгән.

Җитештерү калдыклары турында хисап бирмәгән эшмәкәрләргә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 8.2 нче маддәсе нигезендә, штраф салына. Җитәкчеләргә - 10 меңнән 30 мең сумга кадәр. Юридик зат сыйфатында теркәлмичә эшмәкәрлек башкаручыларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр яки эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр административ туктату каралган. Юридик затларга штраф күләме 100 меңнән 250 мең сумга кадәр яки эшчәнлекләре 90 тәүлеккә кадәр административ туктатылачак.

Кече һәм урта предприятиеләр үзләренең хисап-мәгълүматларын түбәндәге территориаль органнарга тапшырырга тиеш:

  • Үзәк территориаль идарәсе: Казан шәһәре, Яшел Үзән, Биектау, Теләче, Саба, Балык Бистәсе, Лаеш, Югары Ослан, Питрәч районнары (Казан, Павлюхин урамы, 75. Тел.: 8 (843) 267-68-32);
  • Кама буе территориаль идарәсе: Чаллы шәһәре, Минзәлә, Актаныш, Тукай, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Әгерҗе районнары (Чаллы, Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 64. Тел.: 8 (8552) 5936-39);
  • Кама аръягы территориаль идарәсе: Түбән Кама шәһәре, Зәй, Сарман районнары (Түбән Кама шәһәре, Красный ключ районы, Набережная урамы, 7. Тел.: 8 (8555)4566-55);
  • Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе: Әлмәт шәһәре, Нурлат, Чирмешән, Лениногорск, Бөгелмә районнары (Әлмәт шәһәре, Әминов урамы, 9А. Тел.: 8 (8553)-3303-25);
  • Ык буе территориаль идарәсе:Азнакай, Мөслим, Ютазы, Баулы районнары (Азнакай шәһәре, Шоссе урамы, 6. Тел.: 8(8559)2515-38);
  • Идел-Кама территориаль идарәсе: Чистай, Алексеевск, Спас, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә районнары (Чистай шәһәре, Фрунзе урамы, 97А. Тел.: 8 (8434)2535-19);
  • Идел аръягы территориаль идарәсе: Буа, Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы районнары (Буа шәһәре, Р.Люксембург урамы, 159/1. Тел.: 8 (8437) 4357-38);
  • Төньяк территориаль идарәсе: Арча, Балтач, Әтнә, Кукмара районнары (Арча шәһәре, Интернациональ урамы,41. Тел.: 8 (8436) 6321-61).

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading