16+

«ДАИШка каршы бөтенебез бергәләп каршы торганда гына нәтиҗәләргә ирешәчәкбез»

Бүген Казанда "Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

«ДАИШка каршы бөтенебез бергәләп каршы торганда гына нәтиҗәләргә ирешәчәкбез»

Бүген Казанда "Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән дин әһелләре, журналистлар чакырылган әлеге фәнни-гамәли чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли торган "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан үтте. Чарада Ливан, Марокко, Сүрия, Дагыстан, Баһрейн, Башкортстан, Кыргызстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән белгечләр, аерым алганда Мисыр Президентының дини эшләр буенча киңәшчесе Усама Сәйд Әл-Әзһәри, Дәмәшкъ университеты докторы Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан Әл-Бутый, Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәзәк Әс-Сәгъди, Дагыстан мөфтиенең беренче урынбасары Мөхәммәдрәсүл Сәәдуев катнашты.

Конференция түгәрәк өстәл форматында оештырылган иде. Танылган дин галимнәре, журналистлар, аналитиклар, дин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Россиядә тыелган террор оешма ДАИШка мәгълүмати каршы тору ысуллары турында фикер алышты.

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Максим Григорьев сүзләренчә, террористлар бөтен булган социаль челтәрләрне, мессенджерларны эшкә җигә. Алар ярдәмендә яшьләргә үз фикерләрен тага.

- Алай гына да түгел, шартлаткыч матдәләрне ничек әзерләргә, аларны ничек кулланырга кирәклеген өйрәтәләр. Без әлеге челтәрләрне тикшерәбез, ябабыз. Әмма экстермистлар белән болай гына көрәшеп булмый. ДАИШка каршы бөтенебез бергәләп каршы торганда гына нәтиҗәләргә ирешәчәкбез, - диде ул.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга, ИГИЛ терминын куллану бик үк дөрес түгел, чөнки аңа расшифровка ясасаң, ислам дәүләте сүзтезмәсе килеп чыга, аның исламныкы булуына басым ясала, дип белдерде.
- Минемчә, "ялган ислам дәүләте" дию дөресрәк була. Алар бездән ерак булса да, безнең динебез риторикасын калкан иткән, һәм исламның дәрәҗәсен төшерә, - диде Камил хәзрәт.

Мөфтинең әйтүенчә, соңгы вакытта экстремизмга каршы көрәш максатыннан татар һәм рус телләрендә китаплар күп басыла, радиода тапшырулар әзерләнә, күптән түгел генә "Сак бул - секта" дигән диск чыгарылган.
- Әмма көрәш нәтиҗәле булсын өчен, барыбыз бергә берләшеп эшләргә тиешбез, - ди ул.

Чараны алып баручы Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров түгәрәк өстәл артына җыелучыларга өч төрле сорау бирде. Һәр түгәрәк өстәл ул сорауларга җавап эзләде, соңыннан алар белән башкаларны да таныштырды.

"ДАИШка каршы тору контекстында медиа нәрсә хәбәр итәргә тиеш (тиеш түгел?)" соравына кызыклы җаваплар күп булды. Алар арасында, массакүләм мәгълүмат чаралары кайчандыр террористик оешмада торып, хәзер үзенең хатасын-ялгышын танып, кабат нормаль тормышка кайткан кешеләр белән таныштырырга, комментарийларны фәкать гыйлемле дин белгечләреннән, җәмәгатьчелектә зур абруй казанган кешеләрдән алырга, исламның гуманлы дин булуын аңлатырга кирәк дигән тезислар зур кызыксыну уятты.

"ДАИШка каршы көрәштә медиа өлкәсендә хакимият нәрсә эшләргә тиеш?" дигән сорауга түгәрәк өстәлдә катнашучылардан, ислам темасын яктыртучы журналистларны әзерләргә, алар өчен махсус грантлар системасын, фондлар булырырга, социаль рекламаларның санын арттырырга кирәк, дигән җаваплар алынды.

"Мөселман җәмәгатьчелеге ДАИШка каршы ничек көрәшергә тиеш?" соравына алар, балалар һәм яшьләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирергә, традицион исламга басым ясарга, мөселман галимнәре берлеген булдырырга, дин белгечләрен халык арасына җибәрергә кирәк, дип җавап бирде.

Түгәрәк өстәлдә яңгыраган иң яхшы тәкъдимнәр конференциянең резолюциясенә кертеләчәк.

Исегезгә төшерәбез: ДАИШ - эшчәнлеге Россиядә тыелган террорчылык оешмасы. Аның идеологиясе - террорчылык һәм экстермизм. Төп максаты - булдыра алган кадәр күбрәк кешене юк итү, кешелекне үзләренең канлы кануннары буенча яшәргә мәҗбүр итү. Боевиклар үзләренең кешелеккә карата булган нәфрәтле эшләре белән башка ил халыкларын куркуга дучар итәләр. Эшчәнлекләрендә кискен сугыш, камап алу, теракт, психологик сугыш элементлары һәм, шул исәптән, ялган, куркыныч имеш-мимешләр һәм вәхшилек белән сугарылган басып алу тактикалары кулланалар. Мондый тактика халыкта - курку, ә дин мәсьәләләрендә сай, примитив һәм көч куллануга һәвәсе булганнарда террорчылыкка омтылыш уята.


Фото: sntat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading