Ел саен Россия хөкүмәте пенсионерларга, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә, хәрбиләргә һәм гражданнарның башка категорияләренә пособиеләрне индексацияләүне үткәрә.
2024 ел башыннан россиялеләр өчен субсидияләр фаразлана торган инфляциягә туры килерлек итеп үсәчәк дип хәбәр итә "Известия".
Халыкның һәр категориясе өчен акчалата түләүләрне индексацияләү проценты төрле, аны Россия хөкүмәте раслый. Моннан тыш, ул бер вакытта түгел, ә ел дәвамында була. Социаль түләүләрнең төрле даталарда артуы инфляциянең фаразланган чорына бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла.
1 гыйнвардан
2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның планлы чорына федераль бюджет турындагы закон нигезендә, кайбер төр пособиеләр инде киләсе елның беренче көненнән индексацияләнә. Шулай итеп, 2024 елның 1 гыйнварыннан картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясе күләмен 7,5 процентка индексациялиләр.
Хезмәт министрлыгы фаразлары буенча, эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2024 елда 23 405 сум тәшкил итәчәк. Пенсияләр автомат рәвештә исәпләп чыгарылачак, шуңа күрә Россиянең социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел.
Моннан тыш, киләсе елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) 18,5 процентка артып, аның күләме 19 242 сум булачак. МРОТ нигезендә күп кенә социаль пособиеләр һәм түләүләр исәпләнә, шуңа күрә аларның суммасы шулай ук артачак.
1 февральдән
256 нчы федераль законның 6 маддәсе нигезендә, ана капиталы күләме кышның соңгы аенда ел саен яңадан карала. 2024 елның 1 февраленнән әлеге түләүне кулланмаган гаиләләр өчен ул 7,5 процентка индексацияләнә.
Беренче балага түләү суммасы 631 мең сумга кадәр артачак, ә икенчесенә 834 мең сумга кадәр. Әгәр дә гаилә сертификатның бөтен акчасын да тотмаган икән, калган өлеше шулай ук 7,5 процентка индексациялиләр. Мәсәлән, түләүдән 250 мең сум калган булса, 2024 елда калдык 268 750 сумга кадәр үсәчәк. Ана капиталын киләсе елда, элеккечә, торак сатып алуга, балаларны укытуга, әни кешенең тупланма пенсиясенә һәм инвалид балаларны тәэмин итүгә тотарга мөмкин булачак.
Шулай ук 1 февральдән йөклелек һәм бала табу буенча максималь пособиене индексациялиләр – 383 179 сумнан 565 562 сумга кадәр. Ә бала карау буенча ай саен бирелә торган пособие яшь ярымга кадәр 49 123 сумга чаклы артачак.
Февраль башыннан федераль ташлама алучыларның айлык акчалата түләүләре күләме 7,5 процентка күтәрелә. Аларга Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия, СССР Геройлары һәм Хезмәт Геройлары, чернобыльчеләр, барлык өч төркем инвалидлар һәм башкалар керә. Тулы исемлек Россиянең социаль фонды сайтында урнаштырылган. Мәсәлән, I төркем инвалидлар өчен түләү 5330 сум, II төркем инвалидлар һәм инвалид балалар өчен – 3806 сум, III төркем инвалидлар өчен 3047 сумга кадәр арта. Мондый суммаларны социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан һәм алар урынына өстәмә түләүне сайлаганнарга күчерәчәкләр.
1 апрельдән
1 апрельдән социаль пенсияләр 7,5 процентка индексацияләнә. Социаль пенсиянең уртача күләме гадәттә иминият пенсиясеннән түбәнрәк, шуңа күрә киләсе елда аның суммасы 13,5 мең сум тәшкил итәчәк. Минималь пенсия пенсионерның ул яшәгән төбәкнең яшәү минимумыннан түбәнрәк була алмый, шуңа күрә факттагы сумма түбәнрәк булса, ташлама алучы дәүләттән яшәү минимумына кадәр өстәмә акча ала.
Шулай ук апрельдә дәүләт пенсия тәэминаты буенча билгеләнә торган пенсияләр арта. Аларны хәрби хезмәткәрләр, космонавтлар, федераль дәүләт хезмәткәрләре һәм башка ташламага ия кешеләр ала.
1 августтан
Эшләүче пенсионерлар өчен пенсиянең фиксацияләнгән өлешен индексацияләү каралмаган, әмма ел саен аларга пенсия коэффициентлары күчерелә. Бер пенсия коэффициенты 133,05 сум торачак, ә 2023 елда ул 123,8 сум иде. Эшләүче пенсионерның хезмәт хакы никадәр югары булса, аңа пенсия баллары социаль фонд счетына да шулкадәр күбрәк исәпләнә. Әмма яңадан исәпләүнең максималь күләме өч пенсия коэффициентыннан артмаска тиеш. Димәк, эшләүче пенсионерның пенсиясенә максималь өстәмә түләү 2024 елның 1 августыннан 133,05 × 3 = 399,15 сум тәшкил итәчәк.
1 октябрьдән
Һәр көз хәрбиләрнең пенсияләре арттырыла. Киләсе елдан хәрбиләр өчен пенсия түләүләре 1 октябрьдән башлап 4,5 процентка артачак. Бу чара Оборона министрлыгыннан пенсия алучы һәм аларга тиңләштерелгән – МВД, ФСБ, Росгвардия һәм башка көч ведомстволарының элеккеге хезмәткәрләре булган гражданнарга кагылачак. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин сүзләренчә, 2,7 миллионнан артык кешенең пенсиясе күтәреләчәк.
Комментарийлар