16+

Депутат булсаң,эшне ишегалдыннан башла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Дәүләт Советы депутатлары - 3, ә муниципаль берәмлек депутатлары 1 ишегалдын төзекләндерергә тиешләр. Ничек башкаралар - монысы инде аларның эше», - диде.

Депутат булсаң,эшне ишегалдыннан башла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Дәүләт Советы депутатлары - 3, ә муниципаль берәмлек депутатлары 1 ишегалдын төзекләндерергә тиешләр. Ничек башкаралар - монысы инде аларның эше», - диде.

Президент бу сүзләрен 29 августтан Лаврентьев урамындагы 10 нчы йортның ишегалды бәйрәмендә журналистлар белән әңгәмә корганда әйтте. «Уңайлы торак» («Уютный дом») идарәче компаниясе тарафыннан төзекләндерелгән ишегалды Президент Рөстәм Миңнеханов күңеленә дә хуш килде. «Бу - үрнәк эш. Мондый матур ишегаллары күбрәк булсын», - диде ул. Казан мэры Илсур Метшин да «Уңайлы торак» идарәче компаниясе коллективына тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев: «Универсиадага әзерлек максатында районыбызда спорт корылмалары сафка баса, ишегаллары төзекләндерелә. Төзекләндерелгән корылмаларны саклый да белик. Ватуларга юл куйсак, башка ишегалларына акча җитмәс бит», - дип, халыкка мөрәҗәгать итте.
«Уңайлы торак» идарәче компаниясе генераль директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Марат Нуриев үз чыгышында: «Без 550 йортка хезмәт күрсәтәбез. Үзебезнең компаниянең «Жилсервис», тышкы төзекләндерү оешмалары эшчеләре белән берлектә, 6 елда 100 ишегалды тәртипкә китерелде. Быел гына да 14 ишегалдын төзекләндердек, шуның өчесе комплекслы яңартылды. Лаврентьев урамындагы 10 нчы йорт ишегалдын төзекләндерүдә «Савиново-38» коллективы да зур хезмәт куйды. «Уңайлы торак» карамагындагы тагын 150 ишегалды көтә, аларын да төзекләндереп чыгачакбыз», - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading