16+

"Ел буе елмаймаган ир кеше боланнар янына килеп, кабат елмаерга өйрәнеп китте"

Эш буенча сәфәргә җыенганда һәрвакыт дулкынланасың. Юлым уңармы, очрашырга тиешле кешеләр кире уйламасмы, юлларда казага очрамабызмы... Берничә көн башта шундый уйлар бөтерелә. Ә кире Казанга кайтканда синең күргәннәрең, ишеткәннәрең башка хисләр уята. Хисләрне йөгәнләп булмый. Күргән-белгәнеңне тизрәк башкаларга күрсәтәсе, сөйлисе килә.

"Ел буе елмаймаган ир кеше боланнар янына килеп, кабат елмаерга өйрәнеп китте"

Эш буенча сәфәргә җыенганда һәрвакыт дулкынланасың. Юлым уңармы, очрашырга тиешле кешеләр кире уйламасмы, юлларда казага очрамабызмы... Берничә көн башта шундый уйлар бөтерелә. Ә кире Казанга кайтканда синең күргәннәрең, ишеткәннәрең башка хисләр уята. Хисләрне йөгәнләп булмый. Күргән-белгәнеңне тизрәк башкаларга күрсәтәсе, сөйлисе килә.

Урман эчендә – ферма
Балык Бистәсе районы Степановка авылында урнашкан “Эко ферма” белән дә шулай булды. Бик озак җыендым бу сәфәргә. Ә анда булганнан соң!..
Ферма дөрестән дә эко. Ул урман эчендә урнашкан. Кыш көннәрендә биредә ничектер, әмма без көз башында килдек. Саран гына кояш нурларын сипкән, ара-тирә яңгыр сибәләгән, әмма бик салкын җилле көн иде. Шулай булуга да карамастан, фермага бару юлындагы матурлыкны туктап күзәтми генә китә алмадык! Бу юл үзе үк серле, без моңа кадәр күрмәгән, белмәгән дөньяга итә төсле.

Фермага килеп җиткәч, машиналарны боланнар яши торган урыннан якынча 450-500 метр ераклыкта калдырырга кирәклеге ачыкланды. Бик куркак әлеге җан ияләре тагын да курыкмасын өчен шулай эшләнелә, күрәсең.

Кунакларны биредә иске генә авыл өе каршы ала. Анда боланнарны караучылар, ашатып-эчертеп торучылар җылынып, тамак ялгап ала.
Ә без күрергә дип килгән җан ияләре исә эчтәрәк, урман буенда йөри иде. Һава торышы бик үк әйбәт булмаса да, атна уртасында да фермага кунакка килүчеләр шактый булуы ачыкланды. Араларында хәтта Иркутскидан килүчеләрне дә очраттык. Урта яшьтәге ханымнар һәм абыйларның янында 7-8 яшьлек малай да бар. Боланнарны сыйпаганда, аларны ашатканда ул баланың күзләрен күрсәгез сез! Телефон яисә планшеттан ясалма җәнлекләр карап утыру түгел инде бу сиңа!

Гаҗәеп җан ияләре
Боланнар үрчетә торган әлеге ферма моннан җиде ел элек оешкан. Ферманың нәкъ шул урында урнашуы очраклы гына түгел. Беренчедән, биредәге Степановка авылы бетеп бара торган була. Икенчедән, әлеге җирлек диңгез өстеннән 190 метр биеклектә икән. Ә боланнар 150 метрдан түбәнрәк урыннарда яши алмый. Территория үз эченә 60 футбол кыры кадәр мәйданны алган. Әлеге җирләр челтәр белән тотып алынган. Иркен булганга, боланнарга биредә яшәү рәхәт. Алар ферма тирәсенә ашарга гына кайтып китә.

– Безнең максат — боланнар тормышына кысылмау. Чөнки алар кыргый хайваннар. Өстәвенә, бик куркаклар. Фермага килгән кунаклар янына кулга ияләштерелгәннәре генә килә, – ди үзен боланнарны саклаучы дип таныштырган Индира апа.
Аның хакында да берничә сүз әйтеп китим әле. Шуның кадәр эшенә бирелгән, эшен шул кадәр яраткан, боланнарны үз баласы итеп күргән затлар белән еш күрешмисең бит. Үзе ул Казанда яши. Әмма атнаның дүрт-биш көнен фермада уздыра, кунакларга экскурсияләр үткәрә икән.

Индира апа безгә боланнар хакында бик күп кызыклы фактлар сөйләде.
Фотода гына булса да боланнарның арткы өлешендә ак тапны күргәнегез бармы? Ул тапны табигать юкка гына ясамаган. Куаклыклар арасында йөргәндә боланнар шул билге аша берсен-берсе эзләп таба икән. Ә караңгыда аларның ут янып торган күзләре ярдәмгә килә.
Боланнар өслегендәге таплар җәй көне генә була, ди. Көзгә таба алар төсләрен алмаштыра. Бу урмандагы ерткычлардан качу өчен шулай яратылган.
Боланнар суда 2,5 чакрым йөзә ала икән. Шулай ук су астында озак тору сәләтенә дә ия алар. Аяклары нык булганга, бу хайваннар 8 метр ераклыкка, 2,5 метр биеклеккә сикерергә сәләтле.

Шуны да әйтергә кирәк, бу хайваннар бик чиста. Алардан бернинди дә ис килми.
Кызганыч, әмма табигатьтә боланнар хәзер 3 мең тирәсе генә калган. Эко ферманы оештыручыларның максаты да боланнарны үрчетү һәм табигатькә җибәрү. Беренче тапкыр фермада үскән 11 болан 2017 елда урманга җибәрелгән. Быел исә Степановка авылы тирәсендәге урманнар тагын 20 баш боланга баеган.
– Без ул боланнарны күрәбез, ә балаларыбыз, оныкларыбыз үсеп җиткәндә нәрсә калачак? Алар бер җәнлек тә булмаган буп-буш урманда йөрмәсен иде, – ди Индира апа.

Без барганда боланнар яңа мөгез үстерү белән “мәшгуль” иде. Ул мөгезләр аларга октябрь аенда, ана боланнар өчен көрәшкәндә ай кирәк булачак! Әтәч кенә 15-20 тавыкны “тәртиптә тота” дип йөри идем. Баксаң боланнар да 15ләп ана боланны “ярата” икән.
Болан балалары якынча 7,5 айдан туа. Туганда аяклары бик хәлсез булганга, нәни боланнар җирдә ятып торырга мәҗбүр. Ана болан моны яхшы белә һәм әгәр дә көннәр салкын тора икән, баласын тапмыйча тагын 2,5 айа кадәр көтәргә мөмкин! Күз алдыгызга китерәсезме: баласын болан бер елга якын имезә икән.
Авырлыкларына килгәндә, таплы боланнар 75 килограммнан алып, 130 килога кадәр җитә. Җир йөзендә алар 20 елга кадәр яши икән.
Таплы боланнардан тыш фермада Алтай маралларын да күрергә була. Алар таплы боланнардан аерыла. Тышкы кыяфәт белән дә, үз-үзләрен тотыш ягынан да. Беренчедән, маралның авырлыгы 300 килога кадәр җитә. Алар мөгезләрен “салып” калдырмый. Шуңа да маралга якынча ничә яшь икәнен ачыкларга була. Табигать шартларында алар 10-14 ел яши.

– Безгә җирле халык бик күп килә. Мәскәү, Краснодар, Тольятти, Калининград, Санкт-Петербург, Ростов-Доннан да кунаклар була биредә. Олы яшьтәгеләр, балаларның килүе бик сөендерә. Зоопарклар да яхшы, әлбәттә. Тик табигатьтә боланнарның ничек яшәвен күзәтү икенче төрле рәхәтлек бирә. Берсендә бездә шундый очрак булды. Кунакка ике пар килгән иде. Берсенең ире инсульт кичергән. Ул бик моңсу, төшкелеккә бирелгән, сөйләшми дә иде. Хатынына гына тотынып йөрде. Әйдәгез ашатып карагыз боланнарны, дип, кулына алма тоттырдым. Юк, юк, ди. Ә кулында алма булганга боланнар аның янына килде. Теге ир ашата башлады һәм елмаеп җибәрде. Тагын ашата, ә үзенең күзеннән яшь ага. Киткәндә исә безгә рәхмәтләр әйттеләр. Ел буе елмаймаган ир кеше боланнар янына килеп, кабат елмаерга өйрәнеп китте. Биредә кешенең аңы, күзаллаулары, тормышка карашы үзгәрә, – ди Индира апа.
Сезнең дә дөнья мәшәкатьләреннән арынып, ял итеп кайтасыгыз килә икән – рәхим итегез! Боланнар сезне һәрвакыт яратып каршы алыр.

Лилия ЛОКМАНОВА

Тулырак фотолар әлеге сылтама буенча

Анна АРАХАМИЯ фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading