16+

Дөнья халкы Казанга килгәндә, дөнья эш кузгала

Татарстанда 2259 бина һәм корылма тарихи мирас һәйкәле санала.

Дөнья халкы Казанга килгәндә, дөнья эш кузгала

Татарстанда 2259 бина һәм корылма тарихи мирас һәйкәле санала.

Быел 40 тарихи бина төзекләндереләчәк, эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 800 миллион сум тәгаенләнгән.

Кытай архитекторлары ни әйтер?
Казанда 14-15 ноябрьләрдә, РОСТКИ: Россия-Кытай бизнес форумы кысаларында, архитекторларның “РЕБУС – 2024” форумы да булачак. 

– Шәһәр төзелеше, тарихи биналарны саклау мәсьәләләрен чишүгә Кытай белгечләрен дә җәлеп итәргә телибез. Казандагы борынгы тарихи агач йортларны төзекләндерү чаралары күрелә. Бу чараларда Том Сойер фест волонтерлары да актив катнаша. Узган ел 16 агач йорт, Зөя утрау-шәһәрлегендәге агач дебаркадер чистартып буялды. Эш быел да дәвам итәчәк. Том Сойер фест акциясенә республиканың башка шәһәрләре дә кушылсын иде,-диде Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Сөембикәнең “кызыл итәге” чыланмасын
– Октябрь аенда Казанда узачак БРИКС илләре саммитына әзерлек уңаеннан башкаладагы 44 урам, алардагы тарихи 70 бина-йортның диварлары яңартыла,-диде Татарстанның мәдәни мирас корылмаларын саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущин.

Казанда Мәрҗани, Яңа Бистә мәчетләренә капиталь ремонт бара. Яңа Бистә мәчетен төзекләндерүгә хәйриячеләр генә дә, гомум исәптә, 300 миллион сум биргән. Кабан арты мәчетенә дә федераль бюджет хисабына капиталь төзекләндерү планлаштырылган. Алафузов театрына ремонт бара, Мануйлов гимназиясе яңартыла.

Тарихи биналарны төзекләндерү бер Казан белән генә чикләнми. Кукмара районында Әсән Елга авылындагы агач мәчет, Мәчкәрә авылындагы кирпеч мәчет, Зәй районындагы Троицский чиркәве, Питрәч районында Ленино-Какушкино авылындагы Ульяновлар йорты торгызыла. 

– Казан Ратушасы, Петропавлов соборы төзекләндерелә. Кремльдәге биналар диварлары матурлана. Сөембикә манарасын хәстәрләү өчен республика бюджетыннан 7,5 миллион сум күчерелде. Сөембикә манарасының нигез өлеше су-яңгыр үтми торган итеп ныгытылачак, төзекләндерү манараның эчке өлешендә дә башкарылачак,-диде Иван Гущин. 

Яшел Үзән тарихтан аерылмый
Узган ел Яшел Үзән районы җирлегендәге Зөя утрау-шәһәрлегенә 2 миллионнан артык турист килгән. Энгельгард исемендәге обсерватория ЮНЕСКО исемлегенә кертелде.
– Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев тарихи биналарны саклауга нык әһәмият бирә. Романов күпере, әлеге күпер янындагы часовня төзекләндерелә. Шәһәр эчендәге 1898 елда нигез салынган “Полукамушки” агач-таш йортлар кварталы яңартыла, бу эшләрдә инвесторлар да катнаша ала,-диде Яшел Үзән шәһәренең баш архитекторы Дамир Шакиров.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading