16+

Дөньяны үзгәрткән 108 минут

1961 елның 12 апрелендә кешелекнең иң гаҗәеп һәм кыю хыялы тормышка ашты – өлкән лейтенант Юрий Гагарин «Восток-1» кораблендә Җир өстеннән сәгатенә 28 мең чакрым чамасы тизлек белән 302 километр биеклектә очып узды.

Дөньяны үзгәрткән 108 минут

1961 елның 12 апрелендә кешелекнең иң гаҗәеп һәм кыю хыялы тормышка ашты – өлкән лейтенант Юрий Гагарин «Восток-1» кораблендә Җир өстеннән сәгатенә 28 мең чакрым чамасы тизлек белән 302 километр биеклектә очып узды.

Бу очыш нибары 108 минут дәвам итте. Ләкин бу минутлар бөтен дөньяны, мөмкин булмаган хәл турындагы күзаллауларны әйләндерде дә куйды. Ерак һәм билгесез космос сөйли башлады! Һәм русча сөйли башлады. 

Җирнең чыннан да түгәрәк, зәңгәр һәм бик матур булуын беренче күргән кеше ул Гагарин. Планета Гагаринга, совет галимнәре һәм конструкторларына, бөек ил триумфына кул чапты. 

Юрий Гагаринның 108 минут эчендәге тормышы инде аныкы булмый башлый. Тумыштан алып үлгәнчегә кадәрге һәр минуты космоска беренче булып очучы бөек совет кешесе турындагы легенданың бер өлеше була.

Легендар очышка тугыз ай кала сайлап алынган алты очучы академик Королев белән очраша. Ул беренче космос кораблен күрсәтә. Барысы да ике ярым метр диаметрлы көмеш-ак шар янында җыелалар. Королев: «Кабина белән танышырга теләүчеләр бармы?» – дип сорагач, Юрий Гагарин: "Рөхсәт итегез?" – дип алга атлый. Аяк киемен салып, оекбаштан гына люкка таба менә... Сергей Павлович, урынбасарына терсәге белән төртеп: "Бу, мөгаен, беренче булып очар", – ди. Юрий Гагарин йолдызларга очыштан дан белән дә, шул ук вакытта оча торган саркофагка да әйләнеп кайтырга туры килүен аңлый. Шуңа күрә хатыны Валентинага: "Техникага мин тулысынча ышанам. Ул кыен хәлгә куярга тиеш түгел. Шулай да була бит, тигез урында егылып, кеше муенын сындыра. Монда да берәр нәрсә булуы мөмкин", – дип хат калдырган. Менә шулай гади. Бу хатны Валентина Ивановнага җиде ел узгач биргәннәр. 1968 елда иренең фаҗигале үлеменнән соң.

Ни өчен кешенең космоска беренче очышы нәкъ менә 12 апрельдә булган? Күпчелек фикер буенча, америкалы Шепардның старты апрель ахырына билгеләнә. Советлар Союзы белән АКШ арасындагы ярыш исә бик кырыс булган. Баш конструктор ашыга: космоста беренчелекне океан артындагы коллегаларына бирергә аның хакы булмый... "Ашыгу" нинди генә юл белән булса да беренче булу дигән сүз түгел. Гәрчә куркыныч, чыннан да, бик зур була. Гагаринга кадәр "Восток" корабленең җиде очышыннан бары тик өчесе генә уңышлы була. Ә Җиргә икесе генә кайта. "Әмма очышның куркынычсызлыгы өчен безнең белем дәрәҗәсе һәм мөмкинлекләребез буенча барысы да эшләнде. Башкасын уйлап табу мөмкин түгел иде инде", – ди "Восток" космик корабльләренең әйдәп баручы конструкторы Олег Ивановский. Ул Гагарин артыннан люк капкачын япкан соңгы кеше дә була.

Хәзер моны аңлавы кыен, ләкин ул чагында барысын да бер проблема борчый: нәрсә булыр? Кеше авырлык югалту халәтен күтәрә алырмы? Аның психикасы зыян күрмәсме? Һәм күпчелек сорауларга җавапларны хәтта әйдәп баручы белгечләр дә әйтә алмый.

Күбесе беренче космонавтның психикасы берүзе космосның иксез-чиксез караңгылыгындагы ялгызлыкка ирешә алмас дип уйлый. Конструкторлар алдан әзерләнеп куялар – яшерен код уйлап табалар. "125" саны катгый гриф астында була. Хәер, старт алдыннан аны Юрий Гагаринга бу кодны белгән бөтен кеше диярлек пышылдый. Ни өченме? Чөнки аңа үз-үзләренә ышанган кебек ышанганнар. Әйтүе кыен, кайчан да булса без ул очышның барлык детальләренә хәтле беләчәкбезме-юкмы. Бактың исә, беренче старт техник төзексезлек аркасында чак кына булмый кала. Махсус белгечләр тикшергән арада, Гагарин акрын гына сызгырып көйли: "Ватан ишетә, Ватан белә..."

Дәүләт комиссиясе утырышында беренче космонавтның күптән түгел генә сер булудан туктаган докладында билгеле булганча: 108 минутның унынчысында Юрий Гагарин үлем чигендә була. Аска төшерелә торган аппарат космик корабльдән аерылмаган. Беренче космонавтка тагын бер сынау кичерергә туры килә: очыштан соң аны "өстәгеләр" бик каты опекага ала. Туганнары янында кунар өчен дә ул Каманиннан (беренче совет космонавтларын әзерләүне оештыручы һәм җитәкчесе Николай Каманин –  Ред.) рөхсәт алырга тиеш була.

1964 елда ук Юрий Гагаринның беренчеләрдән булып большевиклар тарафыннан җимерелгән Христос Коткаручы храмын торгызырга тәкъдим иткәнен бик аз кеше белә. Һәм бу кайда да булса түгел, ә Үзәк Комитет пленумы утырышында яңгырый. Гагаринның мотивы бик гади: тамырларыңны белмичә торып, ватанпәрвәрлекне күтәреп булмый. Сөйләүләренчә, аны көчле алкышларга күмәләр. Президиум, әлбәттә, бик нык куркуга кала, ләкин алар Юрий Алексеевичка каршы бернәрсә дә эшли алмый.

Гагаринның космоска очышы бер генә буынның киләчәген билгеләмәгән. Кешеләр алдында яңа дөньяга юл ачыла. Һәм хәзер бу – мәңгегә. Америка астронавты Нейл Армстронг әйткәнчә, җир кешеләре космоска Гагарин ачкан ишектән керәчәкләр.

(“Российская газета”)
Фото: freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading