16+

Дәрес темасы – наркомания

Наркотикларга каршы республика акциясе кысаларында Татарстан шәһәрләре һәм районнарында төрле чаралар үткәрелә. Чираттагы чараларның берсе Казан энергетика көллиятендә узды.

Дәрес темасы – наркомания

Наркотикларга каршы республика акциясе кысаларында Татарстан шәһәрләре һәм районнарында төрле чаралар үткәрелә. Чираттагы чараларның берсе Казан энергетика көллиятендә узды.

Бу көн көллият студентлары өчен гадәти уку көне иде. Ләкин барлык дәресләр дә наркомания темасына багышланды. Җәмгыять белеме дәресендә бүгенге җәмгыятьтә кыйммәтләр системасы формалашу, һәркемнең наркоманиягә каршы көрәштә роле турында сөйләштеләр. Студентлар, кеше үз-үзенә «Наркотикларга юк» дип әйтә белергә тиеш, дигән фикер белән килештеләр. Фәлсәфә дәресләрендә алар наркоманиянең фәлсәфи аспектларына тукталдылар. Биология дәресләре дә шул ук теманы кузгатты.

Студентларга наркотиклар куллануның организм өчен никадәр зыянлы икәнен сөйләделәр. Информатика дәресләре «Сәламәтлек өчен интернет» дигән темага узды. Әдәбият дәресләрендә укучылар XIX гасыр әсәрләре геройлары мисалында наркотикларның кеше язмышына начар тәэсир итүе турында сөйләште. Тарих дәресләрендә исә наркомания буенча ООН конвенциясе турында сөйләшү узды. Наркомания бер яклы гына проблема түгел. Аны хәл итү өчен зур көч сорала. Наркоманиягә кагылышлы әлеге профилактик чаралар киләчәктә яшьләрне афәттән саклап калырга ярдәм итәчәк.

Сүз уңаеннан. Шушы көннәрдә Татарстанда Наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре кеше тормышы өчен куркыныч наркотик - спайс таратучы 23 яшьлек егетне тоткарладылар. Экспертлар наркотик составында MDMB(N)-BZ-F психоактив матдә булуын ачыклаганнар. Шундый наркотик кулланып, әле күптән түгел генә Киров өлкәсендә, Башкортстан һәм Ханты-Манси округында берничә дистә кеше якты дөнья белән саубуллашкан, 700дән артык кеше агуланудан исән калса да, сәламәтлекләренә кире кайтарып булмаслык зыян салган иде. «ШК» бу хакта 9 октябрь санында тәфсилләп язды.

Татарстан буенча Наркоконтроль идарәсе хәбәр итүенчә, республикада, бәхеткә, әлегә мондый төр наркотик тартып агулану очрагы теркәлмәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading