16+

Дуслык һәм сәүдәнең чишмә башы— очрашып сөйләшү

 Казанда 17-20 май көннәрендә узучы “Россия- Ислам дөньясы: KazanForum” кысаларында, Сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумы да үткәрелә.

Дуслык һәм сәүдәнең чишмә башы— очрашып сөйләшү

 Казанда 17-20 май көннәрендә узучы “Россия- Ислам дөньясы: KazanForum” кысаларында, Сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумы да үткәрелә.

 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин таныштырганча, очрашуга Россиянең 42 төбәгеннән һәм 9 илдән сәүдә-сәнәгать палаталары катнаша.

 —Гаилә бизнесы, дәүләт һәм бизнесны цифрлы иминлек белән тәэмин итү, “Россия-Иран” бизнес-сөйләшүе, тышкы икътисади эшчәнлекне юридик яктан ныгыту, Россиядәге һәм Ислам илләре берлеге илләрендәге инвестицияләрне яклау темаларына сөйләшү була. Форум көннәрендә сәүдә-сәнәгать палаталарының бердәм күргәзмәсе дә эшли,-диде Сергей Катырин.

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм эшкуар Сергей Патраков әйткәнчә, мондый форумнар чит илләр, ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә. 

 —Татарстанда бик җылы кабул иттеләр, рәхмәт! Татарстанның Россиядәге икътисади үсеш алган төбәкләрнең берсе икәнлеген беләбез. Татарстан предприятиеләре Иран белән хезмәттәшләр була алыр иде. Йөк машиналары, автомобильләр, нефть сәнәгате тармакларында хезмәттәшлекне үстерергә кирәк. Татарстаннан авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алабыз, авыл хуҗалыгы буенча эшләргә мөмкин. Идел, Чулман елгаларын, Каспий диңгезен сәүдә алмашуы максатларында актив кулланып булыр иде. Елга юлы ул иң арзанлы транспорт. Төньяк-Көньяк транспорт коридорын сафка бастыру бик мөһим, товарларны башка илләргә актив чыгару җирлеге барлыкка килә. “Татмедиа” белән танышып чыктым, сезнең агентлык техник яктан яхшы җиһазландырылган, бу үзе үк Татарстанның цифрлы технологияләрдә көчле булуын күрсәтә,-диде Иран Ислам Республикасының Сәүдә-сәнәгать, тау токымнары һәм авыл хуҗалыгы палатасы президенты Шафен Голэм Хоссәен. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading