16+

«Эбру» дигән тылсымлы сүз

«ШК» журналисты суда рәсем ясарга өйрәнде

«Эбру» дигән тылсымлы сүз

«ШК» журналисты суда рәсем ясарга өйрәнде

Тылсымлы «эбру» сүзенең мәгънәсен күпләрнең ишеткәне дә юктыр әле. Үзем дә аны күптән белгән булсам да, әллә ни игътибар биргәнем булмады. Эбру - суда рәсем ясау сәнгате. Ул XI гасырда, ә кайбер галимнәр фикеренчә, хәтта күпкә иртәрәк тә барлыкка килгән. Төгәл кайсы илдә барлыкка килүе билгеле булмаса да, бүгенге көндә эбру төрек сәнгате булып санала. Чөнки ул нәкъ менә Төркиядә чәчәк ата.

Эбруга кинәт барлыкка килгән кызыксынуымның сәбәбен аңлата алмыйм. Бәлки, аның әле үзебездә киң таралган булмавындадыр, бәлки, чираттагы яңа шөгыль эзләүдәдер хикмәт, ә бәлки Төркиягә мәхәббәтемдәдер. Ни генә булмасын, әлеге сәнгатьнең серләренә Истанбулда төрек остасында төшенергә булдым. Барыр алдыннан интернетта осталар исемен барладым. Үземә ошаганын табып, аңа килүемне хәбәр иттем. Эбруга төшенү өчен озак вакыт кирәк, шулай да, берничә аерым дәрес эчендә иң кирәген аңлап, өйдә үзлектән өйрәнермен, дигән фикердә идем.

Баксаң, эбру беренче карашка гына җиңел булып күренә икән. Чын остаз булу, рәсемнәр матур чыксын өчен, кулны бик озак күнектерергә кирәк. Ләкин монысы да иң авыры түгел. Профессиональ буяулар белән эш итү - тагын бер катлаулы мәсьәлә. Эбру буяулары - табигый, алар табигый пигменттан, судан һәм сыер үтеннән тора. Сыер үте кушу буяуларның су өстендә ятуына булышлык итә. Профессиональ буяуларны осталар үзләре шул өч компонентны кушып ясый. Монда зур төгәллек сорала, чөнки үт дөрес күләмдә салынмаса, буяу суда таралып китмәячәк.

Эбру сәнгате нидән гыйбарәт соң? Гади генә әйткәндә, махсус эбру буяулары белән суда рәсем ясауда. Әмма су да гади түгел, ул гевен үсемлеге сумаласыннан ясалган порошок белән куертыла. Суны дөрес итеп ясау да зур осталык сорый. Эбру сәнгатендә ат кылыннан ясалган махсус пумалалар, рәсем ясау өчен безләр һәм махсус тарак кирәк. Зур савытка салынган су өстенә пумала ярдәмендә буяулар сиптерәләр. Бу мәрмәрләштерү була. Аны шулай калдыралар яисә тарак һәм безләр ярдәмендә төрле бизәкләр, шулай ук безне буяуга батырып, аннары суга төшереп, түгәрәк, ә түгәрәктән төрле чәчәкләр, яфраклар ясыйлар. Рәсем ясалып беткәч, су өстенә кәгазь салып, аны сак кына «тартып» чыгаралар. Рәсем кәгазьгә күчә, ә су чиста кала. Шунысы кызык, рәсемне кәгазьгә генә түгел, хәтта тукымага, керамикага һәм агачка да төшереп була. Эбруны аксессуарлар, өйләр бизәүдә дә киң кулланалар.
Остаханәдә миңа яңа дөнья ачылды. Мин эбруның мавыктыргыч, җанны тынычландыргыч икәнен үземдә сиздем. Эбру - медитациянең бер төре. Шул ук вакытта аның серләренә төшенү бик озак та, катлаулы да. Бары тик сабыр һәм тырыш кеше генә оста була ала. Төркиядә махсус кибетләрдә эбру өчен әзер буяулар да, әзер су да сатыла. Әмма бу сәнгатьне тирәнтен өйрәнү, аның барлык серләренә төшенү өчен, профессиональ буяуларны һәм суны үзең әзерли белү кирәк. Һәр останың үз сере һәм алар бу сер белән уртаклашырга ашыкмый.

Шунысы кызганыч, эбру белән шөгыльләнү арзан түгел. Аның махсус кирәк-яраклары кыйммәт һәм, белгәнемчә, Казанда әлегә сатылмый да. Ләкин эбруга гашыйклар аларны Төркиядән алып кайта яисә интернет челтәрендә заказ ясый ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading