16+

Эшче һөнәрләр чемпионаты: Абу-Даби шәһәренә кем барыр?

Бу көннәрдә Казанда эшче һөнәрләр буенча «Worldskills» «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты бара. Ярышлар Казан ярминкәсендә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә үтә.

Эшче һөнәрләр чемпионаты: Абу-Даби шәһәренә кем барыр?

Бу көннәрдә Казанда эшче һөнәрләр буенча «Worldskills» «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты бара. Ярышлар Казан ярминкәсендә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә үтә.


Чемпионатны тамаша кылырга килүчеләр шулкадәр күп иде, хәтта бер павильонга керү өчен, кимендә, ун минут чират торырга туры килде.
Шуны әйтергә кирәк, елдан-ел компетенцияләрнең асылы үзгәрә, сыйфат яхшыра. Повар-кондитер эшен генә алыйк. Әлеге компетенция буенча төбәк эксперты Лариса Трудовая сүзләренчә, хәзер конкурста катнашучылар ризык пешерүгә бөтенләй башка карашта.

- Бездә бит минут саен регламент үзгәреп тора. Шуңа да катнашучыларда, профессионализмнан тыш, иҗади караш булдырырга тырышабыз. Нәрсә пешерергә тиеш икәнен алар бары тик ярыш алдыннан гына белә. Соңыннан да «кара тартма» дигән әйбер тартып чыгарабыз. Анда теләсә нинди ингредиент булырга мөмкин. Менә шуннан соң ярышучылар ни дә булса әзерләргә тиеш, - ди Лариса Трудовая.
Аларның эшләрен 16 хөкемдар күзәтеп бара. Конкурсантлар тәмле итеп пешерүдән тыш, санитар нормаларга туры китереп чиста эшләргә дә тиеш. Шуңа өстәп, ризыкның авырлыгы, дөрес бирелеше, формасы тикшерелә. Бу таләпләргә туры килгән ризыкларны махсус бүлмәдә утырган шеф-поварлар авыз итеп карый.

- Экспертлар бер-берсе белән киңәшергә, сөйләшергә тиеш түгел. Ризык ошамаган очракта да, моны мимика белән күрсәтү дә тыела. Алар конкурсантларны күрми дә. Мин «WorldSkills» хәрәкәтендә 2011 елдан бирле. Бу эшкә гашыйкмын. Төрле шәһәрләр буйлап йөреп, яхшы шеф-поварлар табуы кыен икәнен аңладым. Чемпионат белем бирү оешмаларын да берләштерер, дип уйлыйм. Без дөрес юлда. Үзебез дә, укыган вакытта, балаларны төрле рестораннарга стажировка узарга җибәрәбез. Ә менә районнарда тәҗрибә уртаклашу җитеп бетми, - диде Лариса Трудовая.

Республика - флористика белгечлеге буенча да алдынгы рәтләрдә. Россия буенча ул - 50 иң перспективалы һөнәрләрнең берсе. Биредә биш конкурсант көч сынашты.
- Безнең бер генә проблема - бүгенге көндә Татарстанның бер генә уку йорты да флористлар әзерләми. Биредә ярышырга килгән һәр конкурсант - үз тырышлыгы белән өйрәнгән кешеләр, - диде Халыкара сервис көллияте вәкиле Юлия Серебрякова.
Ә җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм карау компетенциясе эксперты, яшьләрне әзерлексез, дип көрсенде.

- Кайберәүләр бөтенләй алардан ни сораганнарын да аңламый. Бер-ике көн машинада казынып кына ярышларда катнашып булмый. Берничә ел шөгыльләнергә, кул шомартырга кирәк. Биремнәр жирәбә белән бүленә. Катнашучылар ике сәгать эчендә машинада булган җитешсезлекләрне табарга һәм ремонт ясарга тиеш, - диде Россия эксперты Дмитрий Ефимов.

Станокта токарь һәм фрезер белгечлеге буенча сынауларны Чаллы егете Антон Лоскутов үткәрә. Моннан ике ел элек ул үзе дә нәкъ менә шул юлны үтеп, Сан-Паулу шәһәренә кадәр барып җиткән иде. Антон - «WorldSkills» чемпионы. Бүген ул халыкара дәрәҗәдәге эксперт буларак чыгыш ясый.

- Катнашучылар Чаллы, Алабуга, Бөгелмә, Яшел Үзән шәһәрләреннән килде. Алдагы еллар белән чагыштырам да, быелгы конкурсантлар көчлерәк икән, дигән нәтиҗәгә киләм. Хәзер яшьләр үзләре дә кызыксына, миңа да, өйрәт әле, дип, еш мөрәҗәгать итәләр. Баш тартмаска тырышам. Хәзерге вакытта безгә җиһазлар һәм белгечләр җитми. Кайбер төбәкләрдә барысы да бар, ләкин җитәкчеләр әлегә чемпионатның кирәген аңлап бетерми. Бездә, Аллага шөкер, «Тагын нәрсә кирәк?» дип сорап кына торалар. Мин катнашкан вакытта әле андый әйбер юк иде. Бернәрсә дә булмаган чорда без төрле ярышларга йөрдек. Бигрәк тә Мәскәүне яуларга тырыштык. Шунда мине Германиянең бер оешмасы күреп алды. Алар яр­дәме белән, Германиядә стажировка үттем. Анда «WorldSkills» хәрәкәте бик таралган, - диде Антон Лоскутов.

Хәзерге вакытта Антон техник университетның Чаллы шәһәрендәге филиалында белем ала. Башкаларны чемпионатка әзерләргә ярдәм итә.
- Алга таба да катнаша ала идем, ләкин минем башкаларга да мөмкинлек бирәсем килде. Россиягә экспертлар да җитми иде. Үзем туплаган белемнәремне башкалар белән уртаклашасым килде. Тормыш шундый кызык икән ул. Кай­чандыр мин, программист буласым килә, дип йөрдем. Акча булмау сәбәпле, укырга керә алмадым. Теләмичә генә токарь һөнәрен үзләштердем. Менә бит барысы да ничек яхшы булып чыкты. «WorldSkills» аркасында хәзер дөнья буйлап сәяхәт итәм, - диде Антон Лоскутов.
Төбәк этабын узган конкурсантлар федераль округлар буен­ча ярышачак. 16-19 майда исә «WorldSkills Russia» илкүләм ярыш­лары үтә. Иң көчлеләре октябрь аенда Абу-Даби шәһә­рендә узачак «WorldSkills International» ярыш­ларына барачак.

ИлдарМөхәммәтҗанов фотосы

ФОТОРЕОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading