16+

“Эт һәм мәчеләрнең тешләрен көн дә чистартып торырга кирәк”

Грумер Айгөл Нургатина безгә үз һөнәре үзенчәлекләре турында сөйләде.

“Эт һәм мәчеләрнең тешләрен көн дә чистартып торырга кирәк”

Грумер Айгөл Нургатина безгә үз һөнәре үзенчәлекләре турында сөйләде.

Грумер ул, гади тел белән әйткәндә, йорт хайваннарының парикмахеры һәм стилисты. Соңгы елларда бу һөнәр аеруча популярлашты. Элек грумерларга билгеле бер токымлы этләрне күргәзмәләргә әзерләр алдыннан гына мөрәҗәгать итсәләр, хәзер эт яки мәче хуҗалары өчен ул гадәти көндәлек процедура санала. Айгөлнең үзе әйтүенчә дә, грумер сирәк һөнәр булып саналмый. 

– Груминг ул – йорт хайваннарының йонын кисү, чистарту, тырнакларын кисү, тешләрен һәм колакларын чистарту. Кайбер токымлы этләрнең, әйтик Джек-рассел-терьерның йонын кисеп булмый, аңа тимминг процедурасы ясарга, ягъни йон капламыннан үлгән төкләрен йолкып алырга кирәк. Грумингның берничә төре барлыгын да әйтергә кирәк: салон, күргәзмә һәм пет-груминг, ягъни көндәлек карап-чистартып тору. Мин соңгысы белән шөгыльләнәм. Шулай ук төрле токымлы этләрне кисү моделе дә төрле: мәсәлән, пудельныкы “модерн”, “скандинавский лев”, йоркның – “классик”, “корейский”. Кисү моделе һәр этнең үз үзенчәлеге, үз скелет формасы белән бәйле. Һәрберсенә үзенчә якын килеп сайлыйсың. Минем үземә шпицларны кисү ошый. Алар бик матур, плюш уенчык кебек йомшаклар, – дип сөйли Айгөл. 

Беренче тәҗрибәсен дә яхшы хәтерли. Кечкенә, ябык кына мәчене бик озак кисәргә туры килгән, тигәнәккә батканының йонын өч сәгать кискән. Хәзер бу эшне 20-30 минутта башкарып чыга. Аерым алганда, мәчене кисү өчен иң күбе 30 минут китә. Кисү җайланмасын кулланганда, этне бер сәгать кисә, тулы груминг булса, 2 сәгать. Шпицка 3 сәгать вакыт кирәк, зур этләргә – 4 сәгать. 

Мәче йонын да кисәләрмени дигән соравыма ул, моның турында күп бәхәсләшәләр, талпаннар кадалса, йоны күп булып, аңа авыр була башласа, кисәргә туры килә, дип аңлатты грумер. 

Йоннарын нишләтәсең, оекбашлар бәйләмисеңме дип кызыксынучылар да бар икән. Аларны йә хуҗалары үзләре белән алып китәләр, яки ыргыта гына. 
Процедура вакытында бөтенесе дә үзен тыныч тотмый, кайберләре басып торырга яратмый икән. 

– Уртак тел таба белергә кирәк. Алардан нәрсә көтәсен белеп булмый, бик игътибарлы булу сорала. Синең кәефеңне сизеп торалар, – ди Айгөл. Йорт хайваннарын тотучыларга киңәшләрен дә җиткерде. Нинди токымлы булуына карамастан, аларны карап-тәрбияләр торырга кирәк. Тырнакларын кисәргә, колакларын чистартырга. Тешләрен дә һәр көн чистартырга. 
– Үзебезне карап торабыз бит, алар да шундый тәрбиягә мохтаҗ. Шампуньга, башка кирәк-яракларга акча жәлләмәскә, дәваларга акча күбрәк тә китә. Шикәр, суган ашатмасагыз иде, сөт эчермәгез. Каннарында шикәр күп булу аркасында сукыраерга мөмкиннәр, – ди ул. 


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading