16+

Этләр белән бергә биеп бардым

Кызык инде бу адәм баласы. Юктан гына, уйламыйча гына әйтелгән бер сүздән дә көне буе кәефе китеп, балтасы суга төшкәндәй йөрергә мөмкин.

Этләр белән бергә биеп бардым

Кызык инде бу адәм баласы. Юктан гына, уйламыйча гына әйтелгән бер сүздән дә көне буе кәефе китеп, балтасы суга төшкәндәй йөрергә мөмкин.

Бер бәләкәй генә нәрсә аны бәхетле дә итәргә булдыра. 

Беркөнне 28а автобусына утырдым. Башка чакларда салонга урта йә арткы ишекләрдән керә идем, ә бу юлы борын төбемдә ачылган алгы ишектән үттем. Һәм ярый әле, алдан кергәнмен, дип сөендем. Автобус салонында матур җыр яңгырый. Йөртүче панелендәге 11ләп уенчык эт башларын селкетәләр, гүя җырга кушылып бииләр. Иң өстә олырагы – “әниләре” дә бар. Ул да “сөенеп карап” тора. Менә шундый күңелле күренешкә тап булдым. Болай да эт-песиләр өчен җан атучы кеше буларак, юл буе күземне ала алмый карап, елмаеп бардым. Аннары бу матурлыкның хуҗалары белән таныштым. 

Автобус йөртүчесе – Александр Бударин, кондуктор аның хатыны – Наталья икән. Шуннан артыгын белә алмадым, эш урыныма кайтып җиткән идем инде, төшеп калдым. Шушы матурлык көне буена кәефемне күтәрде. Рәхәт булып китте. Шундый шәһәрдәшләр белән бер калада, бер дөньяда яшәүдән җанга яктылык тулды. Эх, озаграк барасы, күбрәк сорашасы булган дип үкендем дә әле соңыннан. Аннары алар турында күбрәк беләсем килеп, интернетка кереп фамилияләрен җыйдым. Һәм миңа уңыш елмайды.

Бу этләрне Александр 8 ел элек җыя башлаган. Тере көчекләре дә булган башта. Аны Александр бер күршесеннән ватык кер юу машинасына алмаштырган булган. Карау җитмәгәнгә, шактый ветеринарларга йөртергә туры килгән үзен. Ә инде савыгып, матурайгач, кибет ишек төбеннән машинага салып урлап киткәннәр. Бик кайгырган моңа Александр. Шуңа беренче сувенир этне дә шул эткә охшатып, аның истәлегенә алган. Саша дигән малайның бала чагында сары бульдогы да булган. Сеңелесе тугач, әти- әниләре ул этне бүтән кешегә бирергә кушканнар. 

Дик немец овчаркасын кошлар базарында очрата Александр абзый. Бер көчек шыңшып ятканын күрә дә, кулына ала. Ни хикмәт – кулына күтәрүгә, эт баласы елаудан туктый. Шулай өенә күтәреп алып кайта. Ләкин балалары бәләкәй була әле. Бер фатирда яшәү кыенлаша, бар җирдән эт йоны җыярга туры килә хатыны Натальяга. “Балалар чирләр” дип, тагын яхшы хуҗа табалар тере маэмайга. Ә теге сувенир этләр коллекциясе тагын бер көчеккә байый.

Оныклар бабайга охшап туа, диләр бит. Этләр ярату оныкка да күчә: ул елый-елый сорагач, каршы килмиләр, алалар, карашырга апасы да булышырга була. Ә панельдәге иң зур этне – уенчык җирән таксаны Александр үзенең туган көненә бүләк итеп ала.

Эт елында этләр кешеләргә уңыш бәхет китерә, диләр. Ә Будариннар гаиләсе өчен шушы кытай сувенирлары – уңыш символы. Илле елга якын гомерен руль тотып уздырган Александр. Төрле автомобильләрдә эшләргә туры килгән. Менә инде 18 ел хатыны Наталья белән гаилә подрядында автобуста. Берничә тапкыр йөртүчеләр арасында шәһәр конкурсларында да катнашкан, җиңү дә яулаганнар.

Икенче юлы көтеп торып утырам әле бу Будариннар автобусына. Тагын көн буена җитәрлек шатлык алам. Бәләкәй генә әйбер инде юкса. Ә бит безнең тормыш шушындый нәни генә җете һәм тонык кыйпылчыклардан тора. Димәк, тормышыбызны яктырак, ямьлерәк итү дә үз кулыбызда. Кара көзләргә кереп барганда бу хакта тагын бер кат уйланыйк әле.


Автор фотосы. 
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Кечкенә генә вакыйганы матур итеп язу шагыйрә булган кешегә хастыр ул. Бик матур язма. Шул этләрне күргән, мин дә автобуста барган кебек булдым. Рәхмәт, Йолдыз.

    Мөһим

    loading