16+

Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстанда 170 милләт вәкиленең татулыкта яшәвен горурланып әйтәм"

Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, диләр. Төрле халыклар яшәүче тулы бер илдә, республикада дуслык һәм бердәмлекне ничек сакларга? Россия Президенты каршындагы Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча советның Казандагы күчмә утырышында да шушы мәсьәлә үзәккә куелды. Татарстанда елына 30-31 миллион тонна нефть чыгарыла, самолетлар һәм вертолетлар, "КамАЗ" машиналары һәм шиннар...

Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстанда 170 милләт вәкиленең татулыкта яшәвен горурланып әйтәм"

Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, диләр. Төрле халыклар яшәүче тулы бер илдә, республикада дуслык һәм бердәмлекне ничек сакларга? Россия Президенты каршындагы Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча советның Казандагы күчмә утырышында да шушы мәсьәлә үзәккә куелды. Татарстанда елына 30-31 миллион тонна нефть чыгарыла, самолетлар һәм вертолетлар, "КамАЗ" машиналары һәм шиннар...

Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, диләр. Төрле халыклар яшәүче тулы бер илдә, республикада дуслык һәм бердәмлекне ничек сакларга? Россия Президенты каршындагы Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча советның Казандагы күчмә утырышында да шушы мәсьәлә үзәккә куелды.

Татарстанда елына 30-31 миллион тонна нефть чыгарыла, самолетлар һәм вертолетлар, "КамАЗ" машиналары һәм шиннар ясала, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә.

- Шушы байлык арасында иң кыйммәтлесе - милләтләр һәм диннәр дуслыгы. Татарстанда 170 милләт вәкиленең татулыкта яшәвен горурланып әйтәм,- диде Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. - Казан Кремлендә православие гыйбадәтханәсе төзекләндерелде, мәчет төзелде. Алар динара дуслык символы булып басып торалар. Ләкин республикада бар да ал да гөл дип әйтү дөрес булмас иде. Бүген бездә 60-65 мең мигрант яши, алар арасында исламның төрле агымнарын тотучылар бар. Православиедә дә үз проблемалары. Шуңа күрә бу сорауны бер дә күз уңыннан җибәрергә ярамый, аның белән һәрдаим шөгыльләнергә кирәк.

Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлегенең әһәмиятен ассызыклады. Татарстандагы шәһәрләрдә һәм районнарда дүрт йорт эшли, быел тагын өчәү ачылачак. Халыклар дуслыгы йортларында республикада яшәүче башка милләт балаларына ана телләрен өйрәтү өчен якшәмбе мәктәпләре оештырылган.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко Татарстанны Идел буеның энҗе бөртеге дип атады, беренче чиратта бу милләтара мөнәсәбәтләргә кагыла.

Совет әгъзасы Владимир Ряховский үз чыгышында мәктәпләрдә дин нигезләрен өйрәтү соравын күтәрде. Мондый фән, һичшиксез, кирәк, дигән фикердә Раяховский, әмма ул эшләнеп бетмәгән. Мәсәлән, бу дин белемнәренең төрле модуль һәм блокларга бүленеп, нәтиҗәдә, теге яки бу дин нигезләренең төрле классларда укытылуына кагыла. Бу, доклдачы фикеренчә, дини сораулар буенча каршылыкларга китерә.

Шул ук совет әгъзасы Павел Чиков исә социаль проблемаларны хәл итү мәсьәләсенә тукталды. Әйтик, хәрби частьларда солдатларны кыерсыту.

- Хәрби частьләрдә Татарстаннан чакырылган егетләрне кыерсыту очраклары юк, бу республика хөкүмәтенең хәлне күзәтчелектә тотуы, хәрби частьләр белән элемтәләрдә торуы нәтиҗәсе, - диде ул. - Татарстанда бөтен сорауларны җәнҗал аша, журналистлар җәлеп итеп түгел, ә турыдан-туры хакимият органнары белән чишеп була. Бөтен сораулар хәл ителә.

Чыгышлардан соң бу темага сорау-фикерләр дә яңгырады. Россия Президенты каршындагы Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча советы рәисе,

Президент киңәшчесе Михаил Федотов һәр сорауны теркәп барды.

- Без бик үзсүзле егетләр, берәр сорауга алынсак, бернинди киртәләр каршында да тукталып калмыйбыз, - диде ул, совет эшчәнлеген шәрехләп.

Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча советның күчмә утырышлары Екатеринбургта, Чечняда, Кабардино Балкариядә, Дагыстанда, Адыгеядә үткәрелгән инде. Хәлне урыннарга барып өйрәнү федераль күләмдәге проблемаларны ансатрак чишәргә ярдәм итә, диделәр утырышта.

Фото tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading