16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Тәрбиягә бала алучылар олы йөрәкле кешеләр – алар Алла кушкан эшне үти»

Бүген халыкара гаилә көнендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ятим балаларны тәрбиягә алган 80 гаилә белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Тәрбиягә бала алучылар олы йөрәкле кешеләр – алар Алла кушкан эшне үти»

Бүген халыкара гаилә көнендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ятим балаларны тәрбиягә алган 80 гаилә белән очрашты.

Игелекле гамәлләр кылган мондый гаиләләр белән зур эш алып барылса да, Дәүләт Советында алар беренче тапкыр җыелды.

Дания Гыйләҗева - Яшел Үзән районының Норлат авылыннан. Өлкән участковый булып эшли. Ун бала анасы. Шуларның сигезен тәрбиягә алган. Әле былтыр гына Гыйләҗевлар берьюлы алты бертуган Мухиннарны гаиләләренә кабул иткәннәр.

- Беренче улыбыз Данисны өч яшьлек чагында тәрбиягә алдык. 11 елдан соң, кечкенә улыбызга иптәш булыр дип тагын бер малай алып кайттык. Былтыр май аенда телефоныма смс хәбәр килде. Норлат балалар йортында тәрбияләнүче Саша исемле малай: "Дания апа, сезгә кунакка килсәм ярыймы?" дип язган. Нишлим? Кил дидем.Ул тора-бара, рөхсәт белән бездә куна да башлады. Аннары үзе белән ике туганын ияртеп килде. Ирем Әнәс: "Балаларны болай азаплап йөртеп булмый бит инде, бәлки гаиләгә алырбыз", - дигәч, тәвәккәлләдек. Мухиннар гаиләдә алтау булып чыкты. Аларны бер-берсеннән аерырыга теләмәдек. Шул рәвешле үзебез дә уйламаганда, ишле гаиләле булып куйдык, - ди Дания апа. Мухиннар бер ел дигәндә инде татарча сөйләшергә дә өйрәнгәннәр.

- Балалар йортында үскәнгә алар тормыш мәктәбен узганнар. Бу сабыйларны башкалардан аерып карарга ярамый. Балалар бәхәсләшсәләр, якалашып алсалар да, бер йодрык булып үсәләр. Берсен-берсе беркайчан да кыерсыттырмыйлар. Шушы зур гаиләнең әнисе булу минем өчен зур горурлык. Балалар йортыннан киткән балаларның 75 проценты әти-әнисенең язмышын кабатлый диләр. Бу балаларны кеше итеп тәрбияли алсак, олы тормыш юлына бастырсак бәхетле булыр идек, - ди Дания апа. Сүз уңаеннан, Норлат балалар йортында соңгы елларда гына 40 бала яңа гаиләле булган. Ни хикмәт, күбесенчә шул балалар йортында эшләүчеләр ятимнәргә гаилә җылысы бүләк итә икән. "Эшсез калырбыз дип тә курыкмыйбыз, балаларның гаиләле булуына сөенәбез генә", - ди 13 бала анасы, Норлат балалар йорты хезмәткәре Рәисә Миңнуллина. Чакырылган әти-әниләр арасында коллегабыз Йолдыз Шәрәпова белән ире Сирин абый да бар иде. Алар дүрт малайлары янына күптән хыялланган кызлары Әдиләне тәрбиягә алганнар.

Гаиләләр арасында авыру ятимнәрне үз канатына сыендырганнар да җитәрлек. Актаныш районың Күҗәкә авылыннан Шайхутдиновлар гаиләсе хәтта инвалид балаларны аякка бастыра алган.
- Без өйдә 20 кеше яшибез. Өч бала үзебезнеке, 13ен тәрбиягә алдык, аларның алтысы инвалид.

Иң кечкенәсенә бер, олысына 18 яшь. Әти-әни иртә вафат булды, үзебез дә ятимлекнең нәрсә икәнен күреп үскәнгә, бу балаларны яхшы аңлыйбыз, - ди Фәнзилә апа. Шулай ук Актаныш районыннан килгән Сабитовлар гаиләсендә дә 10 бала. 7се ятимнәр йортыннан алынган. Сигез айлык сабыйны тәрбиягә алырга да курыкмаган алар.

- Балалар күп булган саен тәрбияләргә җиңелрәк. Мыш-мыш килеп йоклаулары бер музыка кебек яңгырый, - ди Венера апа. Борчуы да юк түгел. Тузган торак программасы буенча каралган 80 квадрат метр тораклары өчен 3 миллион 300 мең сум түләргә кирәк. Гаиләнең аны түләү мөмкинлеге юк. Шуңа да ул Дәүләт Советы рәисенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Мондый фикер, тәкъдимнәр очрашу вакытында шактый яңгырады. Ятим балалар арасында уңышларга ирешкәннәрне махсус стипендия белән бүләкләү, гаиләләргә торак мәсьәләсендә ярдәм күрсәтү дисеңме. Фәрит Мөхәммәтшин аларның берсен дә игътибарсыз калдырмабыз, дип ышандырды. Бүләкләрсез дә булмый. Талантлы балаларга "Безнең заман герое" билгесе тапшырылды. Ятимнәрне тәрбиягә алган гаиләләр династияләренә рәхмәт хатлары бирелде. Яшел Үзән районы Норлат авылыннан Кашаповлар гаиләсе Фәрит Мөхәммәтшинга балалар үз кулы белән ясаган агач дага бүләк итте, Бөгелмәдән Красновлар гаиләсе иҗади чыгышы белән таң калдырды.

- Тәрбиягә бала алган гаиләләр олы йөрәкле кешеләр. Алар картлыкларын уйлап, үзләренә иптәш булсын дип кенә бала алмый. Монда күпкә көчлерәк хис. Алар Алла кушкан эшне үтиләр. Мондый гаиләләрдә аерылышу очраклары да юк. Оясында нәрсә күрсә, очканында шул булыр, диләр. Гаилә җылысын бернинди приют та, мәктәп, училище да алыштыра алмый. Гореф-гадәтләр, нәкъ менә гаиләдә саклана,- диде Фәрит Мөхәммәтшин. Бары безнең Татарстанда гына гаиләләрнең шундый нык булуына басым ясады ул.

- Европа илләрендә балигъ булгач, бала гаиләдән аерылып чыга. Ике арада аралашулар сирәгәя. Әни белән баласы ресторанда очрашсалар да, һәрберсе өчен аерым түли. Ә бездә ничек? Балалардан хәбәр килми торса да, хатыным борчыла башлый. Балаларны, оныкларны шатланып көтеп аласың, шатланып озатасың да. Чөнки бөтен өйнең өсте аска килә. Ничә яшьтә булсалар да, бала безнең өчен бала булып кала, - диде елмаеп Фәрит Мөхәммәтшин. "Җәмгыятьнең төп нигезе булган гаиләләрне сакларга кирәк", - дип төгәлләде ул чыгышын.

Татарстанда тәрбиягә бала алган 1513 гаилә исәпләнә. Аларның 300 е күп балалы гаилә булып санала. Бу гаиләләрдә барлыгы 2907 бала тәрбияләнә. Республикада тәрбиягә бала алучы гаиләләр институтының ныклы эшләве нәтиҗәсендә, дүрт балалар йорты ябылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading