Язучылар берлегендә Россиядә быел игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов язучылар белән очрашты. Ул Язучылар берлеге белән эшләнәсе уртак эшләргә тукталды. Быел Җиңүнең 70 еллыгын, юбилей даталарын үткәрү планлаштырыла.
Җитәкчегә язучылар шактый гына сорауларын юллады. Гонорар мәсьәләсе, радио-телевидениедә әдәбиятка кагылышлы тапшырулар, язучылар арасында иҗади конкурслар үткәрү турында сөйләштеләр. Фәрит Шаһиәхмәтов төрки телле язучылар белән бәйләнешнең дәвам итәчәген дә әйтте.
Язучы Мәдинә Маликова татар язучыларына җитәкчеләр тарафыннан карата салкын караш булуы турында сөйләде. Әдипләрне китап кибете язмышы да борчый. Алар элек Бауман урамындагы 19 нчы йортта урнашкан кибетне шунда ук ачылыр дип өметләнә. Шагыйрә Нәҗибә Сафина: «Милләтен яшәтә алган язучының гына киләчәге бар. Безгә милли мәгариф системасын кайтарырга кирәк», - дигән фикере белән уртаклашты.
Рафис Корбан исә Әдәбият елында язучыларга мәктәпләргә очрашуларга, кичәләргә йөрергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар