16+

Гөлназ Гыйниятова: «Җитди булып күренү – телевидение таләбе»

«Яңа Гасыр» каналының «Хәбәрләр» тапшыруы алып баручысы Гөлназ Гыйниятова экраннан бик җитди күренсә дә, тормышта кырыслыгының эзе дә юк. Аның кадәр шат күңелле, тормышка гашыйк кешеләр күп булмыйдыр. - Гөлназ, телевидение, зәңгәр экран матурлыкны ярата. Үзегезне ничек тәртиптә тотасыз? Эфирга ничек әзерләнәсез? - Гел кеше күз алдында булгач, беркайчан да...

Гөлназ Гыйниятова: «Җитди булып күренү – телевидение таләбе»

«Яңа Гасыр» каналының «Хәбәрләр» тапшыруы алып баручысы Гөлназ Гыйниятова экраннан бик җитди күренсә дә, тормышта кырыслыгының эзе дә юк. Аның кадәр шат күңелле, тормышка гашыйк кешеләр күп булмыйдыр. - Гөлназ, телевидение, зәңгәр экран матурлыкны ярата. Үзегезне ничек тәртиптә тотасыз? Эфирга ничек әзерләнәсез? - Гел кеше күз алдында булгач, беркайчан да...

«Яңа Гасыр» каналының «Хәбәрләр» тапшыруы алып баручысы Гөлназ Гыйниятова экраннан бик җитди күренсә дә, тормышта кырыслыгының эзе дә юк. Аның кадәр шат күңелле, тормышка гашыйк кешеләр күп булмыйдыр.
- Гөлназ, телевидение, зәңгәр экран матурлыкны ярата. Үзегезне ничек тәртиптә тотасыз? Эфирга ничек әзерләнәсез?
- Гел кеше күз алдында булгач, беркайчан да «эленке-салынкы» йөргәнем юк, андый нәрсәне аңлап та бетермим. Һәрвакыт тәртиптә булу - әниемнең тәрбияседер. Ул сеңлем белән икебезне кечкенәдән өйдә халат киеп йөрмәскә өйрәтте. «Киемегез, чәчегез, тәнегез чиста булсын!» - дип тукып кына тора иде. Хәзер дә авылга кайткач, матур кием кимичә урамга да чыгармый. Соңгы вакытта үземә аеруча игътибар бирә башладым: косметолог, массажга йөрим, матурлык салонына бару гадәткә әйләнеп бара. Әлбәттә, спортка да игътибар итәргә кирәк. Данил йөгерү белән бик мавыга, аңа кызыгып, мин дә стадионда, ике көнгә бер булса да, чабып кайтам. Яңадан туган кебек булам инде менә. Сулышлар иркенәя, кәеф күтәрелә. Ел әйләнәсе бассейн, спортзал - болар инде көндәлек тормыш. Кыш буе чаңгыдан кайтып кермәдек. Безгә карап балалар да спортка тартыла. Ә эфирга әзерләнүне бер-ике сәгать кала профессионалларга тапшырам. Студиядә үз һөнәрләренең чын осталары эшли. Кызлар барлык алып баручыларны бизәп-ясап чыгаралар.
- Үзегездә берәр җитешсезлек күрәсезме?
- Җитешсезлеге булмаган кеше юктыр инде ул. Әлбәттә, күрәм, аларны бетерү өстендә эшләргә тырышам. Кимчелек-хатасыз, җитешсезлекләрдән башка тормыш тормыш булмас иде.
- Сезнең киенү стиле бик матур. Кайда киенәсез? Эфир киемнәрен көндәлек тормышта киясезме?
- Киемгә игътибар зур, тик мода артыннан кумыйм, ни килешә, шуны кияргә тырышам. Гардеробта кеды, шортыдан алып, классикага кадәр тулы. Әле беркөнне ертык джинсы күтәреп кайткач, Данил да: «Уф, әнисе, картая беләсеңме син, юкмы? - дип көлде. Һәр киемнең үз урыны бар. Эштә, әлбәттә, дресс-код саклана. Эфирга классик жакет һәм блузкалар киябез. Аларны үзем кибетләрдән алам. «Пенсиягә киткәндә боларны нишләтермен икән?» - дип борчыла башладым. Чөнки жакетларның исәбе-хисабы юк. Туебрак киткәннәрен кыз туганнарыма бирәм. Дөресен генә әйткәндә, эфир киемнәрен тормышта бөтенләй дә кигән юк.
- Яшь калуыгызның сере нидә?
- Яшь калып булмый инде ул. Никадәр тырышсаң да, табигатькә каршы барып булмый, картаерга язсын. Бары шул үзеңне формада тоту гына. Форма дигәнгә барысы да керә: позитив уйлау, дөрес туклану, хәрәкәтләнү, тирене тәрбияләү, баналь булса да әйтим - яраткан эшең булу, гаиләң өчен өзелеп тору, әти-­әниләрнең исән-сау булуларына сөенеп яшәү. Гел борчылып, юк-бар өчен артык кайгырып, кешеләргә үпкәләп, кычкырышып яшәсәң, нинди генә пластика, процедуралар эшләмә, барыбер ямьсез, нурсыз булып күренәчәксең. Һәр көнемнең кадерен белеп яшим, Ходаема мең шөкер! Яшәвеңне, тормышыңны яратсаң, ул да сиңа шулай җавап бирә. Аягыңа басып, эшкә чыгып китә аласың икән, синнән дә бәхетле кеше юк. Күзләребез күрә, тәнебез сәламәт булганда, шөкер итә белергә кирәк, иң мөһиме - сәламәтлек!
- Экраннан сез бик усал ханымга охшаган. Ә көндәлек тормышта гел киресе. Усал булып, җитди күренү - телевидение таләбеме?
- «Экраннан җитди күренәсең», - дип мең тапкыр әйткәннәрдер. Чыннан да, көндәлек тормышта гел киресе мин. Никадәр тырышсаң да, усал булып булмый. Алып баручыга житдилек хас булырга тиештер дип саныйм. Рәсми мәгълүматлар, вакыйгалар укыганда авыз ерып утырып булмый. Үзеннән-үзе шулай килеп чыгадыр инде ул.
- Кеше күз алдында булган парлы җырчылар, алып баручылар, биючеләр турында төрле сүзләр ишетелеп тора. Сезнең турында начар сүзләр ишетелгәне юк. Көнләшү дигән нәрсә бармы ул? Данил белән холыкларыгыз ярашканмы?
- Көнләшү дигән нәрсә бездә юк, бу начармы, яхшымы - әйтә алмыйм. Холыкларны яши-яши яраштырасың инде ул, холыклар туры килми дип аерылышкан яшьләрне аңламыйм, һәркем индивидуаль шәхес, төрле гаиләдә тәрбияләнгән. Ә шул холыкларны яраштырып, бербөтен булып яши башлагач, холык турында онытып торасың. Хөрмәт булырга тиеш. Яхшы гаилә ул гади генә барлыкка килми, аның өчен бик нык тырышырга, тир түгәргә, башны эшләтергә кирәк.
- «Килен каенана туфрагыннан ярала» диләр. Каенана белән сезнең, Данил белән әтиегезнең охшашлыгы бармы?
- Охшашлыклар турында әйтә алмыйм. Тик каенанам (алай дип әйтергә хәтта читен) әнине бик хөрмәт итәм. Ул - 5 ир-бала тәрбияләп үстергән ана. Искиткеч сабыр, беркайчан да күтәрелеп бәрелми, тыныч, олы йөрәкле. Чын әни кеше эталоны дим мин аны. Үзем дә үрнәк алырга тырышам. Бик күп ризыкларны пешерергә аннан өйрәндем. Әти белән әни Арча районы Өчиле авылында гомер итә. Ә үз әтиемне Данил да бик ярата, хөрмәтли, әти аның кайтканын көтеп тора, эшен дә бергәләшеп эшлиләр, рәхәтләнеп сөйләшеп тә утыралар, гармун алып җырлап алырга да мөмкиннәр. Ике әти дә ата йөзен күрмичә, ятим үскәннәр. Шуна күрә балаларга, оныкларга әти назы, бар мәхәббәтләрен, кайгыртучанлыкларын биреп яшиләр. Мин аларга озын гомер, сәламәтлек телим!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading