Гөмбә сезонын ул, баксаң, апрель аенда ук ачкан. Кәҗә гөмбәсе (сморчок) җыеп, кыздырып, килограммын 500 сумнан саткан.
– Кәҗә гөмбәсе кыздыргач бик тәмле. Мин аны берәр килолы итеп, пакетларга тутырам да, сатып бетергәнче суыткычта тотам. Узган ел гөмбә сатып, 60 мең сумга якын акча эшләдем, – ди ул.
Гөмбә дип, кәрҗин тотып урманга йөгерүчеләр арасында Камал театры оркестры музыканты, скрипкачы Динә Закирова да бар. Хәер, ул сату өчен түгел, үзләренә ашарга дип, бер машина багажнигы гөмбә җыйган.
– Чаллы кызы булсам да, җәйләрен гел авылда үстек. Өчәр айга кайтарып куялар иде. Авыл тәрбиясе миндә дә ипле. Әти соңрак Ольгино авылында йорт сатып алды. Дус кызларым гөмбә танырга өйрәтте, шул гомердән бирле бер генә елны да гөмбәсез калганым юк инде. Мөслимгә кайткач, әниемнең бертуганы Миләүшә апа белән икәү генә киттек. Караштырып йөрибез юк, чыкмагандыр дисәк, эләктек бер иңкүлеккә – мыж! Гөреҗдә, ак гөмбә, каен гөмбәсе... Машина багажнигы тулгач кына туктадык, әле тагын җыясы идек, – ди Динә.
Дөрес, гөмбәне алып кайтып бушатканнар да, ире Илнур белән Әтнәгә юл тотканнар. Гөмбәне эшкәртү эшенә катнашмаса да, маринадланган гөмбәләрнең күчтәнәч булып киләчәгенә шикләнми ул.
Арчалар гөмбәгә соңарып төштеләр. Гомерлек гөмбәче, рус милләтеннән Ольга Шәрипова исә татар халкының гөмбәне дөрес эшкәртмәүдә гаепли.
– Агуланып үлүдән куркып, гөмбәне пешергәндә беренче суны түгәләр. Аның бөтен тәме менә шул суда бит инде. Итне беркайчан да ике-өч тапкыр пешереп, суын түкмибез. Ә мин һәрвакыт беренче суда ук маринадлыйм. Уксусны да күп кушмыйм, салкынча урында сакланганда гөмбә бозылмый, – ди ул.
...Мин дә бардым бит гөмбәгә. Тәҗрибәмне саллы димим, 15 еллап. Узган шимбәдә нарат урманында эшләпәсе ун тиен зурлыгындагы майлы гөмбәләр генә борын төрткән иде. Ял көне яңгыр ишкәч, көн әрәмгә китмәсен дип киттем. Бер төн эчендә тишелгән агулы гөмбәләрнең күплеге... Өйрәнчекләр, сак булыгыз! Шуңа инандым, гөмбәне яңгыр астында җыярга әйбәт икән. Гөмбәләр тыгызрак та, чиста да. Коры җирең калмый инде калуын.
Бөтен кеше гөмбә саткач, миңа да әллә сатып, акча эшләргә инде, дигән уй керде. Хакын күпме сорарга, дип чыгымнарын санап карадым. 25 чакрым ераклыкка барып-кайтыр өчен машинага 10 литрлап ягулык саласың. Көнең үтә. Кайткач эшкәртүе: бер кәрҗин гөмбә 4 килограмм, аны ким дигәндә бер чиләк суда 10 тапкыр юасы. Юган саен шакшы су чыга, гөмбәнең пычрагы күп дип белмичә әйтмиләр инде. Бер кәрҗин гөмбәгә генә 100 литр су китә икән, ә мин бит 4 кәрҗин җыйдым әле. Исәпләгеч йөгерә-йөгерә түләү санамый нишләсен. Аннары банкасы, капкачы, тәмләткечләрен сатып аласы. Уксус бәясенә кадәр арткан, безнең яндагы кибеттә 70 сум тора. Казанда эшләнгәне әле! Шулай да гөмбә сатып, акча эшлисе килә! Күпме сорарга инде?..
Комментарийлар