Сугыш бара... Әтием Сайтәхмәт Фазлыев икенче тапкыр яраланганнан соң авылга кайта. Аның бу кайтуы – үзе бер тарих. Әтидән бер хәбәр дә булмагач, авылда аны сугышка керүгә үк һәлак булгандыр дип уйлыйлар.
30 яшь тулган булса да, ул сугышка соң алына. Әти-әнисе карт, авыру булу сәбәпле һәм башка туганнары үлгәнлектән, аны армия хезмәтенә дә алмаган булалар. 1941 елның көзендә әти сугышка китә.
Бер елдан яраланып госпитальгә керә. Аннан чыгуга Сәйтәхмәт солдатны Суслонгерга озаталар. Әйтерсең, ул ял итеп, көч җыя торган урын була. Авыру солдат монда да үлмәскә тырыша. Ашханәдә казан юганлыктан гына исән кала. Башкаларның да гомерен саклап калырга булыша. Юынтык су белән калдык ризык чыгарганда чистарак урынга түгә торган була. Шулай өч ай интеккәннән соң, Сайтәхмәт яңадан сугыш кырына китә. Шул китүеннән аңа яу кырында ике ел йөрергә насыйп була.
Авыр сугышларның берсендә аягы яралана. Аны бу юлы тылдагы госпитальгә озаталар – аягының тубык сөяге чәрдәкләнеп ватыла. Шушында ул фронтка Казаннан беренче тапкыр чыгып киткәндә үзләрен җыйнап йөргән комбатын очрата. Ул аннан: “Өеңә хәбәр иткәнең бармы?” – дип сорый.
Сайтәхмәт үзенең авылдан чыгып киткәннән бирле бер хәбәрсез йөргәнлеген әйтә. Ә комбат аның бөтен сугыш тарихын язып, авылга хат җибәрә һәм аны үлемсез солдат дип атый. Бу вакытта улына берничә тапкыр ясин чыгарган әби, хатны укытканнан соң, тынычланып кала. Егетнең хәле дәваланганнан соң да җиңеләйми. Ике култык таягына таянган Сайтәхмәтне Шәмәрдән станциясенә кадәр озата кайталар. Юлаучы атларга утырып, ул авылга кайтып төшә ул.
Ә кайтуына алты ай дигәндә тагын военкоматка комиссия үтәргә чакыру килә. Сайтәхмәт һаман да таяк белән йөри. Ә районда Фатыйма исемле табиб аның таягын тәрәзәдән тышка ыргыта һәм шунда ук кулына сугышка китәргә яраклы дигән кәгазь бирә. Сайтәхмәт, капчыгын асып, икенче кат сугышка чыгып китә. Казанда яңадан комиссия үтәләр. Әмма: “Синең аякларың сугышка барырлык түгел, заводка эшкә кеше кирәк”, – дип, Мәскәүгә озаталар. Алар такта яра торган заводта снаряд ящиклары ясыйлар. Көндез эшлиләр, төннәрен чиратлашып каравыл торалар.
Менә Сайтәхмәтнең дә чираты җитә. Иптәшләре, аның артыннан көлеп, каравылда бүген бер кыз белән очрашасың, диләр. Сайтәхмәт мылтык тотып постта басып тора. Сәгать төнге 12 не суга. Шул вакыт заводның пычкы чүбе чыгара торган җиреннән аягына күн итек, өстендә ак күлмәк, кара итәк кигән һәм башына кызыл яулык япкан бер кыз чыга. Әкрен генә атлап килеп, икенче ишектән кереп китә.
Сайтәхмәт нишләргә белми басып тора. Кире чыкканда атам дип уйлый. Ләкин кыз чыкмый. Бу хакта иптәшләренә сөйли ул. Солдатлар аңа такта яра торган станокта бер кызның кысылып үлгәнлеген, шуның өрәге йөргәнлеген әйтәләр. Көн саен 12 тулганда ул кыз килмичә калмый икән. Шулай заводта хезмәт иткән вакытта сугыш бетә. Мәскәүдә 9 май Җиңү көнендә бөтен кеше урамга чыга. Әти: “Без дә Сталинны карарга бардык”, – дип сөйләгәне истә.
Сталинның рәсемен гел күрсәтеп тордылар, дия иде. Сугыш бетте дип эш туктатмыйлар. Икенче көнне дә бөтен кеше заводта була. Җиңү көненнән соң да тугыз ай буе эшли ул. Яраланган аяклары кабат шешә, бозыла башлагач, сызлануга түзә алмас дәрәҗәгә җиткәч, ул тагын госпитальгә керә. Аякларны кисәргә кирәк, диләр. Ләкин Сайтәхмәт риза булмый. Госпитальдә ятканнан соң, аны шәфкать туташлары Казанга кадәр озата кайта.
Әмма Казан вокзалында карт гарип солдатның документларын урлыйлар. Шулай итеп, хәрби заводтан ул бер документсыз кайтып төшә. Аның кемлеген, сугышта катнашканын дәлилләүче бердәнбер документ – теге комбат язган хат кына исән була. Сайтәхмәт бу хатны гомер буе саклап йөртә. Кайткач, авылда 25 ел каравылчы булып эшли, 1949 елда әниебез Сәхибҗамал белән тормыш корып, ике кыз, ике малай үстерәләр.
Документсыз калгач, сугыш ветеранына инвалидлыкны да үзенә юллап йөрергә туры килә. Әле ярый Камчаткадан ялга кайткан авылдашы Мөдәррис Исламов бу эшләрне башкарып чыгарга булыша. Ул, Казаннан 25 сумга такси яллап, күршесен комиссия үтәргә алып бара. Мөдәррис абыйның бу яхшылыгын оныта торган түгел, аны гел рәхмәт сүзләре белән искә алабыз. Ә калганын исбатлап йөрергә әтинең вакыты булмый. Тамак туйдыру, балалар үстерү мәшәкатьләре арта.
Әтинең сугыш чоры истәлекләре гомер буе күңелдән китмичә, минем белән бергә яшәде. Кызганыч, әтинең бер фотосы да сакланмаган. Балачакта аның янына авылның сугышта булган башка абыйлары кереп, озаклап сөйләшеп утыра торганнар иде. Шуларны тыңлап үскәнмен инде. Аннан әти янына каравылга менә идек. Анда да һаман сугыш хәлләрен сөйләшеп утыралар иде.
Гөлфия Галиева.
Саба районы, Тенеки авылы
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар