16+

Грипп килә, диләр

Россиядә Яңа ел каникулларыннан соң ук грипп эпидемиясе башланырга мөмкин.

Грипп килә, диләр

Россиядә Яңа ел каникулларыннан соң ук грипп эпидемиясе башланырга мөмкин.

Авыручыларның артачагын белгечләр беренче чиратта укучыларның каникуллары тәмамланып, укулар башлану белән бәйли. Шул рәвешле инде гыйнварның икенче яртысында ук авыручылар күбәергә мөмкин дип кисәтәләр.
Әлегә Татарстанда салкын тидерүчеләр узган елга караганда азрак. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә кискен респиратор авырулар белән мөрәҗәгать итүчеләр узган елның бу вакыты белән чагыштырганда якынча өч тапкырга кимрәк. Табиблар моның сәбәбен быелгы кышның җылы булуы белән аңлата.
Яллардан соң грипп эпидемиясе башланырга мөмкин булуына да әзер торырга кирәк: җылы итеп киенеп йөрергә, дөрес тукланырга, иммунитетны ныгытырга, җиләк-җимеш һәм яшелчәгә өстенлек бирергә. Авырып китсәгез, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез, чөнки грипп вакытында үз белдегең белән дәвалану начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Тиешле дәвалану курсын бары табиб кына билгели ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading