16+

Грипптан саклану өчен нинди дарулар эчәргә?

Грипптан саклану өчен авырлы хатын-кызларга нинди дарулар эчәргә рөхсәт ителә? Фәйрүзә Мөхәммәтшина, Зәй. Авырлы хатын-кызларга грипптан саклану өчен табиблар иң куркынычсыз чаралар тәкъдим итә. «Интерферон» кушылган препаратлар, әйтик, «Виферон» мазен, шәмнәрен кулланырга була. Шулай ук оксолин мазе дә яхшы. Халык телендә гриппны кисәтүнең сыналган чарасы булып саналган, гриппның А төреннән...

Грипптан саклану өчен авырлы хатын-кызларга нинди дарулар эчәргә рөхсәт ителә?

Фәйрүзә Мөхәммәтшина, Зәй.

Авырлы хатын-кызларга грипптан саклану өчен табиблар иң куркынычсыз чаралар тәкъдим итә. «Интерферон» кушылган препаратлар, әйтик, «Виферон» мазен, шәмнәрен кулланырга була. Шулай ук оксолин мазе дә яхшы. Халык телендә гриппны кисәтүнең сыналган чарасы булып саналган, гриппның А төреннән саклый торган «Ремантадин» турында авырлы хатын-кызларга онытырга туры киләчәк. Әлеге даруларны натураль витаминнарга алыштырсаң яхшы, соклар, яшелчә, җиләк-җимеш ашау файдалы. Авырлы чакта җәмәгать транспортында, кеше күп булган урыннарда еш йөрер­гә туры килсә, гриппка каршы прививка ясатсагыз ышанычлырак. Исегездә тотыгыз, прививканы йөклелек чорының башында түгел, ә 14нче атнадан соң ясату киңәш ителә. Вакцинадан соң вируска каршы иммунитет барлык­ка килсен өчен 2-4 атна вакыт узарга тиеш. Кыскасы, вакцина турында гриппның таралган чагында түгел, иртәрәк уйлагыз. Авырлы хатын-кызларга сәламәтлек өчен куркынычсыз «Инфлювак», «Ваксигрип», «Бегривак» кебек чит ил вакциналарын, шулай ук үзебездә җитештерелә торган «Гриппол» вакцинасын алырга була. Әгәр дә күкәй агына аллергиягез бар икән, прививкалардан тыелып торырга туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading