16+

Гүзәл Сәгыйтованың кемгә кияүгә чыгуы турындагы сер ачылды

ТНВда "Мәдәният дөньясында" тапшыруын алып баручы Гүзәл Сәгыйтова кияүгә чыкты. Бу турыда имеш-мимешләр социаль челтәрләрдә утыручыларга инде ике көн тынгы бирми.

Гүзәл Сәгыйтованың кемгә кияүгә чыгуы турындагы сер ачылды

ТНВда "Мәдәният дөньясында" тапшыруын алып баручы Гүзәл Сәгыйтова кияүгә чыкты. Бу турыда имеш-мимешләр социаль челтәрләрдә утыручыларга инде ике көн тынгы бирми.

Барысы да кияүне күрәсе, аның турында күбрәк беләсе килә. Эш шунда ки, яшь гаилә үзләренең никахына интернетта артык игътибар булуны теләмәде. Әмма кияү егет - "Матбугат.ру" җитәкчесе Данил Сәфәровның өч туган энесе (троюродный). Шуңа күрә, искәрмә рәвешендә, фотоны бездә чыгарырга ризалык бирделәр.

Кияү Айнур Яруллин - Казан егете, биология фәннәре кандидаты, ветеринар клиника мөдире булып эшли. Татар мәдәнияте белән кызыксынучы, татар иҗтимагый тормышыннан хәбәрдар кеше. Казанда туган булуына карамастан, татарчасы да чип-чиста. Айнур 5нче татар гимназиясен тәмамлаган.

19 август көнне "Ярдәм" мәчетендә никах укылды, кичен "Дворянское гнездо" ресторанында хәләл туй иттеләр. Кияү белән кәләш Тукай заманындагыча киенгәннәр иде. Бер кунак тәбрикләү сүзе әйткәндә "үзебезне бүген Тукай заманындагыча хис итәбез" диде. Бәйрәмне Илдар Кыямов алып барды. Ни кызык, Илдар әфәнде Гүзәл белән эшли, ә Айнурның күршесе, бер кат өстәрәк яши. "Гүзәлне эштә күргәч, бу кыз ник кияү тапмый икән дип аптырый идем, ә Айнурны лифтта күргән саен ник өйләнми икән дип уйлый идем. Менә бит Аллаһы Тәгалә юлларны ничек кисештерә", - диде Илдар Кыямов.

Туйда булучылар Айнур белән Гүзәлнең бер-берсенә пар килгәнен, хәтта тышкы яктан охшауларын ассызыклады. Икесе дә тынычлар, акыллылар, затлылар. Туйда бик күп матур теләкләр яңгырады, дип яза matbugat.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading