16+

«Гүзәл затларыбыз форумны 10 мәртәбәгә матурлатты”

 Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Россия- Ислам дөньясы: KazanForum 2023” халыкара форум кысаларында эшләгән “Хатын-кыз карашы” фикер алышу мәйданчыгына тукталыш ясады.

«Гүзәл затларыбыз форумны 10 мәртәбәгә матурлатты”

 Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Россия- Ислам дөньясы: KazanForum 2023” халыкара форум кысаларында эшләгән “Хатын-кыз карашы” фикер алышу мәйданчыгына тукталыш ясады.

— Кадерле хатын-кызларыбыз, Ислам дөньясы илләре вәкилләре, сезне Россиядә, Казанда сәламләүгә шатбыз,-дип мөрәҗәгать итте Марат Хөснуллин.- Мөселман илләре белән хезмәттәшлекне үстергәндә без хатын-кызлар җитәкләгән оешмалар белән дә элемтәләр урнаштыруны күз уңында тотабыз. Без бу юнәлештә хезмәттәшлекне үстерүнең зур мөмкинлекләрен күрәбез.

Рөстәм Миңнеханов төрле илләрнең хатын-кызлары үзләренең милли киемнәрендә бик матур булуларын искәртте, милли киемнәрдә йөрергә киңәш итте.

 — Безнең форум шушындый гүзәл затларыбыз катнашуында 10 мәртәбә матурланды, сез Ислам дөньясының байлыгы. Хәзерге вакытта хатын-кыз, ана роле сизелерлек үсә. Бүген хатын-кызлар актив эшкуарлар, сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре, ләкин шул ук вакытта традицион кыйммәтләрне саклауны дәвам итәләр. Без сезнең белән горурланабыз! Сезгә олы рәхмәт, уңышлар телибез!- диде Рөстәм Миңнеханов.

“Хатын-кыз карашы” мәйданчыгында традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, әдәп-әхлакны югалтмау, ана һәм баланы яклау, хәйриячелекне үстерү темалары күтәрелде.

Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева әйткәнчә, фикер алышу мәйданчыгын оештыруда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия һәм Татарстанның башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Россия-Гарәб Эшлекле Советы, Евразия хатын-кызлар форумы, Россия Мөфтиләре советы каршындагы хатын-кызлар хезмәттәшлеге ассоциациясе, “Мәрхәмәт-Милосердие” парламент берләшмәсе депутатлары теләктәшлек күрсәткән.

 Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Анна Кузнецова:”Россиядә хәйриячелек, игелеклелек һәм әхлак, волонтерлык—төп кыйммәтләр”,-диде, видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итеп.

 “Хатын-кыз карашы” мәйданчыгы кысаларында үткәрелгән “Хатын-кыз эшкуар”, “Шәригать стандартлары буенча матурлык һәм сәламәтлек”, “Ислам модасы”, “Хәләл бизнес: старт” һәм башка секцияләрдә 30 ил вәкилләре катнашты. Төрле илләрнең хатын-кызлар оешмалары, шулай ук хатын-кыз эшкуарлар арасында үзара хезмәттәшлек буенча дистәдән артык килешү кабул ителде.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading