Ял көннәрендә шәһәр җирендә иң иртә торучылар беләсезме кемнәр - хәерче базарында сату итүчеләр. Жилплощадка ягындагы базарга барып кайткач инандым мин моңа.
«Беләсезме, кибеттә күпме тора?»
Иртәнге сәгать сигездә анда идем инде. Әйтүләренчә, җәй көннәрендә сатучылар иртәнге биштә, иң соңы җидедә килеп басалар икән. Йа Хода, ни-нәрсә генә юк монда, дөресрәге, нинди генә иске-москы сатылмый бу базарда. Сатучылар чирәм өстенә зур гына полиэтилен кисәкләрен җәйгәннәр дә шулар өстенә берсеннән-берсе иске-москыларын тезеп утыртканнар. Иң башлап яше җитмешләрдән узган бер бабайның «сату ноктасы»на тукталдым: искерәк кенә хатын-кыз сумкасы, бил каешлары, фуражка, галош, тузып беткән ирләр ботинкасы, картина белән ваза, шунда ук йомшак уенчыклар, «Новогодние сказки» китабы, таушалып, тышлыгы өзелергә торган «Рус-инглиз сүзлеге», берничә сарымсак һәм помидорга да урын җиткән. Хәтта газ баллонына кадәр бар монда.
Күршесендә илле яшьләрдәге бер абзый сату итә: аның алдында яткан «Татар-рус сүзлеге»нең ничә сум торуы белән кызыксынам:
- 50 сум. Беләсезме, кибеттә күпме тора - 200 сум.
Шунысына игътибар иттем: мондагы халык остарып беткән. Товарларының бәяләрен әйтүгә үк, чагыштырып карау өчен, кибеттә күпме торуын да «ассызыклап» үтәләр.
Чүпрәк-чапрак сатучы хатын мактый-мактый ирләр күлмәген тәкъдим итә. Бер яшь кенә егетнең кулында акка зәңгәрсу шакмаклар төшкән күлмәк. Алыргамы-юкмы дигән икеләнү сизелә йөзендә.
- Менә дигән модный күлмәк. Хәзер яшьләр шундыйны кия бит. Кибеттә күпме торганын беләсеңме син аның?
Сүзгә мин дә кысылам:
- Күпме?
Бераз уйланып торганнан соң:
- Бик кыйммәт...
Берәү спорт костюмнарын сата. Җылы яктан килгән бер кара малай сорап алып киеп тә куйды. Бәясе 650 сум икән. Ә кибеттә, бик беләсең килсә, 1300 сум тора, ди.
Урын кирәксә, иртә кил
Бер бабай искерәк кенә гармунын алып чыккан. Үзе юньләп ишетмәгәч, күршесе, колагына якын ук килеп, минем сүзләрне җиткереп тора. Тальян гармунын 7 мең сумга бирәм, ди. Кибеттәге бәясен дә белдем - 30 мең сум. Бер әби иске чалбар, итәкләр сатып тора. Рачий Кочарның «Дети большого дома» китабы, «Основы менеджмента» брошюрасы белән янәшә Габдрахман Әпсәләмовның «Белые цветы», Мирсәй Әмирнең «Чистая душа» китаплары һәм 6 нчы сыйныфлар өчен математика дәреслеге ята. Китаплар 20 сум тора. Шунда ук Маликовларның «Әссәламегаләйкем» дип аталган винил пластинкасы да урын алган. Икенче бер башта киелгән хатын-кыз итәкләре, кофталары. Сатучысыннан базар турында белешәм. Артык төпченеп сораша башладым бугай:
- Сез дә сатарга чыгарга уйлыйсыз, ахры. Итәкләр бер дә сатылмый, аларын алып та тормагыз. Чүпрәк-чапрак бөтенләй сатылмый хәзер. Менә бу итәкләрне 40 сумга да сата алмыйм...
- Монда саткан өчен акча сорыйлармы соң?
- Юк, урын алып калыр өчен иртәрәк кенә килергә кирәк. Мин бишләргә үк килеп утырам.
Ул да түгел, янәшәдәге урынга зур сумка күтәргән бер хатын килеп туктады. Моны күргән күршеләре, урының җайсыз, машина юлына туры килә дип, башка җирне сайларга кушты.
Бер әби берничә хрусталь савыт-саба сатып утыра.
- Синең кебек яшь вакытта кызыгып җыйган нәрсәләр инде болар. Миңа хәзер бер кашык та тәлинкә җитә. Йөз сумга гына сатам, кызым, ал әле, - дип яссы гына эчке ягы өч өлешкә бүленгән бер хрусталь тәлинкә тәкъдим итә. - Менә бу өлешенә сыр, бу өлешенә казылык куярсың. Ә өченчесенә зәйтүн җимешләре куяр идем мин...
Кем өйдән ташый, кем үзе ясый
Берәү әнә иске люстра белән иске палас алып чыккан. Бәяләре - 400 сум. Товарларына караганда, минем чүплектә алардан да яхшыракларын күргәнем бар. Дөресен әйткәндә, мин ул паласны бушка бирсәләр дә алмыйм. Сатучыларның җитмеш проценты әби-бабайлар икәнен күз алдында тотканда, аларның монда акча эшләр өчен дә түгел, ә ялгызлыктан туеп, үз тиңнәре белән аралашырга, көн үтсенгә җыелалар кебек тоелды миңа. Янәшәдәге йортлардан чыгып утыралардыр инде дигән идем. Хрусталь савыт тәкъдим иткәне Җиңү проспектыннан ук килгән. Гомумән, базар сатучыларын берничә төркемгә бүлеп карарга була. Болары - беренче төркем.
Икенче төр сатучылар - үзләре эшләгән товарны тәкъдим итүчеләр. Бер ир-ат үзе ясаган табуреткаларны тезеп куйган. Бәяләре 250-300 сум. Бик пөхтә итеп ясалган алар. Икенче берсе балта һәм көрәкләр сата. Тагын берсе тегү машиналарын алып чыккан. Сигез машинаның барысы да тегә икән. Бәяләре - 1000 сум. Аның янәшәсендә генә шул ук бәягә иске телевизорлар сатыла. Сатучы ватык телевизорларны сатып ала да, ремонтлап сатарга чыга икән. Җимерек ЖК телевизорың булса, алып кил, дип калды ул артымнан. Алга таба самавырлар тезелешеп утырган: 3 меңнән башлап 5 меңгә кадәр алар. Соңгысы 1890 елда чыккан медальле патша самавары.
Өченчеләре - коллекционерлар. Алары тирәсендә халык күп кайнаша. Бер ир 30ар сумга октябрят, пионер, ВЛКСМ, 50 сумга 80 нче елгы Олимпия, ударник коммунистического труда, төрле еллардагы бишьеллык значокларын алды. Каршы якта кыңгыраулар, тимер стакан аслары, СССР вакытындагы зур-зур пыяла сыра бокаллары, борынгы шәмдәлләр, үтүкләр, ишек тоткычлары - алары белән дә күбесенчә ирләр кызыксына. Бер хатын совет заманындагы алка-беләзек, муенса-кулоннар сата. Ике хатын мәш килеп шуларны сайлый. Сөйләшүләреннән аңлашылганча, алар монда еш булалар.
- Килгән саен, коллекциямә берәр нәрсә алмый китмим, - ди Лариса. Аның иллеләп алкасы, шуның кадәр үк беләзек-йөзеге бар икән. Күптән түгел хатын-кыз сәгатьләрен дә җыя башлаган. Кигән килгән дип, йөзәр сумга ике сәгать тә сатып алды ул.
Август аенда - Яңа ел
Урамда эссе җәй дип тормаганнар, берничә Кыш бабай белән Кар кызы да чыгып утырган. Алары 120шәр сум тора. Пенопласттан ясалган Кыш бабайның сакаллары коела, туны да туза башлаган. Бәясе - 50 сум. Чыршы башына куела торган йолдызларга хәтле бар.
Сатучылар гына түгел, сатып алучылар да күп монда. Күбрәк кием-салым тирәсендә дә буталалар. Бер хатын 80 сумга гына киелмәгән, әмма еллар буе шкафта ятып төсен үзгәртә башлаган аяк киеме алып киде. Берәү тыш бияләйләр алды. Бер ир-ат 300 сумга гына фотоаппарат сатып алды. Сатучысы башта 500 сум сораган иде дә, 300 сумга кадәр төшерде. Әби белән бабай, бик озак карап торганнан соң, эмаль кружка сатып алдылар. Акчасын бабай түләде һәм карчыгына борылып шунда ук «күрсәтмә» дә бирергә өлгерде:
- Миңа сөтеңне менә шуңарда кайнатып эчерерсең...
Иске чәйнек, чемодан, кроссовки янында Татарстан әләме чайкалып утыра. Иске бинокль, фонарь, велосипед тәгәрмәчләре, кадак-шөрепләр, эш кораллары... Базарның бер башыннан икенче башына кадәр бара-бара арып беттем. Артыма борылып карасам, базар дигәнең бер тукталыш буе сузылган. Никадәр генә эзләсәм дә, совет чорындагы Яңа ел открыткаларын таба алмадым. Аның каравы икенче бер яңа коллекциям артты - базар башында сатып утыручы кыздан яран гөленең үземдә булмаган төрен сатып алдым. Иртә торудан курыкмыйча, сез дә килеп күрегез әле бу базарны. Кызык әйберләр күп монда...
Автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар