16+

Хушыгыз, «бәхет хатлары»!

Быелдан мәҗбүри пенсия иминиятләштерү системасындагы гражданнарның шәхси счетлары турында мәгълүмат бирелгән хатлар килми башлаячак. Пенсия счетларындагы мәгълүматны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталы аша (www.gosuslugi.ru) белергә була. Әлеге хезмәт соңгы берничә елда күрсәтелә инде. Мәсәлән, 2011 елда аның белән 2 миллионнан артык россияле файдаланган. Шулай ук әлеге мәгълүматны Пенсия фонды...

Быелдан мәҗбүри пенсия иминиятләштерү системасындагы гражданнарның шәхси счетлары турында мәгълүмат бирелгән хатлар килми башлаячак. Пенсия счетларындагы мәгълүматны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталы аша (www.gosuslugi.ru) белергә була. Әлеге хезмәт соңгы берничә елда күрсәтелә инде. Мәсәлән, 2011 елда аның белән 2 миллионнан артык россияле файдаланган. Шулай ук әлеге мәгълүматны Пенсия фонды белән килешү төзегән кредит оешмалары аша да белергә мөмкин. Шәхси счеттан тулы өземтәне исә тору урыны буенча Пенсия фондыннан алып була. Шул ук вакытта кемдер элеккеге кебек үк хатлар килеп торуын теләсә, ул Пенсия фондына гариза язарга тиеш.
Хатлар җибәрүдән баш тарту 3 миллиард сумнан да артык акчаны экономияләргә мөмкинлек бирәчәк, алар исә үз чиратында россиялеләр пенсияләренең тупланма өлешен арттыруга тотылачак, диелә Россия Пенсия фондында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading