16+

«Хәйриячелек ул – күңел «батареясен» тулыландырып торучы көчле чыганак»

Татарстан Иҗтимагый палатасы "Бизнеста социаль проектлар" темасына эшкуарлар, галимнәр һәм студентлар катнашында фикер алышу үткәрде.

«Хәйриячелек ул – күңел «батареясен» тулыландырып торучы көчле чыганак»

Татарстан Иҗтимагый палатасы "Бизнеста социаль проектлар" темасына эшкуарлар, галимнәр һәм студентлар катнашында фикер алышу үткәрде.

- Республикада 5500 җәмәгать оешмасы исәпләнә, шулардан 400 коммерциячел булмаган оешма социаль юнәлешле эшчәнлек алып бара,- дип әйтеп үтте үзенең кереш сүзендә Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин.

Сатып алучыларның Англиядә - 86, Италиядә - 75, Австралиядә - 73 һәм Бельгиядә 65 проценты хәйриячелек белән шөгыльләнүче сәүдә компанияләрен хуплый, кибетләрдә теләктәшлек йөзендә аларның товарларын сатып ала икән. Татарстан Иҗтимагый палатасының икътисади үсеш, гражданнар яшәешенең инфраструктурасы комиссиясе рәисе Айрат Гыймадетдинов мисал итеп китерде бу саннарны.



- Социаль инвестиция мохтаҗларга гына түгел, бизнесның үзенә дә файдалы. Эшкуарлык комсызлыкка корылса, һичшиксез "киртәләр" туа башлый, ә игелек уңышлы эшчәнлек һәм җан тынычлыгы булып әйләнеп кайта, - диде Айрат Гыймадетдинов.
Мәскәүнең "Менеджерлар ассоциациясе" җәмгыяте башкарма директорының беренче урынбасары Вадим Ковалев бу фикерне тулысынча хуплады.

- Россиядә 70 эре предприятие социаль проектларны бергәләшеп башкара. Кече предприятиеләр дә корпоратив рәвештә ягъни бергәләшеп, агач утырту, паркларны җыештыру кебек өмәләр үткәрә ала. Мәскәүдә без шундый чаралар оештырабыз инде, - диде Вадим Ковалев.

Мәскәүнең "Добро.Mail.ru" проекты җитәкчесе Александра Бабкина: "Татарстан һәм Казан хәйриячелек гамәлләрендә әйткән сүзен тәгаен үти. Безнең хәйриячелек проектына Казанның җиде предприятиесе теләктәшлек белдерде инде. Мин үзем дә Казан кызы кебек, чөнки әбием тумышы белән Казаннан, - дип, рәхмәт хисләрендә сөйләде. Казан инновация университеты ректоры Асия Тимирясева укучыларда һәм студентларда шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләүнең зур әһәмияткә ия булуын искәртте. "СМАЙЛ" компаниясенең персонал буенча директоры Юлиана Демидова сөйләгәнчә, алар үз акчаларына ишегалдында балалар уен мәйданчыгы төзегәннәр.

- Физик мөмкинлекләре чикле балаларга күрсәтер өчен спектакль әзерләп йөрибез әле. Корпоратив кичәләргә акча тотабыз барыбыз да. Шул чыгымнарны беркадәр киметеп, хәйрия гамәлләренә юнәлтсәк, күпме яхшылык эшләр идек, - дип, уйланырга чакырды Юлиана Демидова.



"Контр" иминлек предприятиеләре төркеме җитәкчесе Илдус Янышевның: "Эшкуарга хәйриячелек белән шөгыльләнү мәҗбүри бурыч түгел", - дигән тәүге сүзләре "түгәрәк өстәл" киңәшмәсендә катнашучыларны "сиксәндереп" җибәрде.

- Мин шәхси эшкуарлык эшчәнлеге башлаганда ук хәйрия эшчәнлеген күңелем бурычы итеп алдым, - дип дәвам итте чыгышын Илдус Янышев, - хәйриячелек ул күңел "батареясен" тулыландырып торучы көчле чыганак. Без "Ротари" халыкара хәйрия оешмасының Казан клубы әгъзалары социаль проектларны гамәлгә ашыруда һәрвакыт чын күңелдән катнашабыз.

Айрат Гыймадетдинов сөйләшүгә йомгак ясап әйткәнчә, Татарстан Иҗтимагый палатасы эшкуарларга хәйрия эчтәлегендәге эшчәнлекләренә теләктәшлек күрсәтәчәк.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading