16+

Ял вакытында чемодан ватылса, кем гаепле?

Самолеттагы очыштан соң чемоданнарның чатнап ярылуы, тоткасыз калуы, көпчәкләренең ватылуы еш күренеш.

Ял вакытында чемодан ватылса, кем гаепле?

Самолеттагы очыштан соң чемоданнарның чатнап ярылуы, тоткасыз калуы, көпчәкләренең ватылуы еш күренеш.

Күпләр яраткан “букча”сыннан колак кагуга борчылса да, авиакомпания хезмәткәрләрен тиргәүдән арысына бармый. Ә бит зыян салынган багаж өчен компенсация алырга мөмкин. Моның өчен нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә? Искәртеп узабыз, безнең инструкция эчке рейслар өчен генә актуаль. Төрле аэропортларда эш алымнары да бераз аерылырга мөмкин.

Ерак китмичә тикшер
Очкычтан төшеп, чемоданны кулга алуга ук, аның төзеклеген тикшер. Бу рәвешле зыянның очыш вакытында салынуын, сезнең гаеп буенча булмавын дәлилләү җиңелрәк.

Зыян турында акт төзегез
Багажны эзләтү өстәле янына яки аэропорт хезмәткәрләре янына барыгыз. Аны яхшылап караганнан соң, ике экземплярда акт төзергә тиешләр. Шуның берсен сезгә бирергә тиешләр. Актта барлык төзексезлекләр дә күрсәтелергә тиеш. Бу кәгазь белән, дәгъва белдереп, очышны башкарган авиакомпаниягә мөрәҗәгать итә алачаксыз. 

Авиакомпаниягә дәгъва белдерегез
Гаризаны ирекле формада языгыз – очыш көнен, вакытын, рейс номерын, маршрутны, салынган зыянның нинди аэропортта ачыклануын, багаждагы бирка номерын күрсәтегез. Электрон билет маршрут квитанциясенең копиясен, утыру талоны, актны беркетегез. Мәҗбүри рәвештә деффектларны күрсәтеп фотолар ясагыз. Шулай ук зыян салынган чемоданның бәясен күрсәтергә онытмагыз. 

Документларны авиакомпаниягә тапшырыгыз
Зыян салыну турындагы актны, дәгъваны һәм раслаучы документларны авиакомпаниягә тапшырыгыз. Моның берничә ысулы бар:
•    актны авиакомпания хезмәткәре белән бергә төзегән булсагыз, аңа тапшыру;
•    авиакомпания почтасына – ул белешмәлектә күрсәтелгән;
•    кайбер авиакомпанияләрнең сайтларында кире элемтә формасы аша;
•    тапшыру турында хәбәрнамәле заказлы хат ярдәмендә.

Вакытны сузмагыз!  
Барысын да ярты ел эчендә башкарып чыгарга кирәк. Бу вакыт аралыгы Росссия Федерациясенең Һава кодексында билгеләнгән. Димәк, әгәр дә ашыгасыз һәм дәгъваны төзергә вакытыгыз юк икән, моны соңрак эшләргә була. Иң мөһиме, кулыгызда зыян салыну турында актның булуы.
Гариза биргәннән соң, бер айга кадәр көтәргә туры киләчәк. Аны авиакомпания караячак. Дәгъва хупланган очракта, акчаны күрсәтелгән реквезитлар буенча күчерәчәкләр.Суммасы – багаж бәясе күләмендә, әмма аның авырлыгының 1 килограммы өчен 600 сумнан да артык түгел. Әгәзр дә очыш алдыннан сез аның кыйммәтен билгеләгән булсагыз, компенсация шул күләмдә булачак. 

Зыянны соңарып күрсәгез
Әгәр дә багажга зыян салынуны соңрак , өйгә кайткач яки отельга урнашкач кына күрсәгез нишләргә соң? Бу очракта самолет төшкән аэропортка һәм авиакомпаниягә шалтыратыгыз. Хәлне аңлатып, чемоданның зарарлануы турында гаризаны һәм барлык документлар копияләрен кайда юлларга икәнен төгәлләштерегез. Әмма шуны истә тотыгыз: кайбер авиакомпанияләр зыян килү турындагы акт аэропортта ук төзелмәгән булса, компенсация түләүдән баш тарта. Шуңа күрә иң дөресе -  чемоданны транспортировка лентасыннан ерак китмичә тикшерү.

Гүзәл Камалова әзерләде.
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading