16+

Яз көне машина йөртүче сатып алырга тиешле 6 әйбер

Яз көне, һава җылына башлау белән, тимер аты булганнар, беренче чиратта, әлбәттә тәгәрмәчләрен алмаштыра башлый.

Яз көне машина йөртүче сатып алырга тиешле 6 әйбер

Яз көне, һава җылына башлау белән, тимер аты булганнар, беренче чиратта, әлбәттә тәгәрмәчләрен алмаштыра башлый.

Сүз уңаеннан, хәзер аларны маркетплейсларда да сатып алырга була. Анда бәяләр кулайрак та әле.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, (финанс мөмкинлегегездән чыгып, әлбәттә), җәйге һәм кышкы тәгәрмәчләрнең үз дисклары булса яхшырак. Бу елга ике тапкыр шиномонтажга йөрүгә караганда, арзанрак чыга, ди экспертлар.

Кыш дәвамында машина тәрәзәсен чистарта торган җайланмалар (дворник —рус). ярыйсы ук зыян күрә. Өстәвенә, кышка йомшаграк составлы чистарткычлар алырга киңәш ителә. Ә җәй көне яңгыр суларын, пыялага килеп ябышкан бөҗәкләрне алар чистартып бетерә алмый һәм бик тиз сафтан чыгачаклар.
Җәй көне тәрәзәләрне юа торган махсус сыеклык була. Алар пыялаларны яхшырак чистарта, дворникларга “эш” кими һәм алар озаграк хезмәт итәчәк. Бераз майлы булганлыктан, пыяла юдырткычның насосына да мондый сыеклык куллану файдага гына.

Машина йөртүчеләрнең тормышын җиңеләйтә торган тагын бер сыеклык —антияңгыр.  Аның ярдәмендә пыяла өслегендә су тамчылары калмаячак һәм юлларны күрү күпкә яхшырак булачак.

Кыш юлларга реагентлар сибелә. Безнең җирлектә шунсыз булмый да. Аларның машина өслегенә ничек тәэсир ясавын аңлатып торасы түгелдер.  Хәзер җитештерүчеләр машина өслекләрен коррозиягә каршы яхшы эшкәртеп, 12 елга кадәр гарантия бирсә дә, кузовларда күгәрә башлаган “таплар” иртәрәк күренә башлый. Аларны буямыйча, күгәрекне бетереп, машинагызны “матурлый” торган махсус сыеклык куллану да җитә. Иң мөһиме инструкция буенча эш итәргә онытмагыз!

Кыш тәмамланганнан соң, кондиционерыгыз булмаса да, климат системасын чистартыгыз. Кыш көне температуралар гел үзгәреп торганга, анда конденсат барлыкка килә һәм пычрак җыела. Аны чистарту өчен дә махсус сыеклыклар бар. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading