16+

Идел белән Чулман елгалары аша яңа күперләр төзелеше ел ахырына тәмамланачак

Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов: “Чулман елгасы аша салына торган күпер төзелеше мәйданында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус киңәшмә үткәрде. Ул төзелеш темпын киметмәскә чакырды. Алексеевск – Әлмәт юлы төзелешенең Әлмәт агломерациясен үстерүдә әһәмиятле булганлыгын искәртте”, – диде. 

Республикада быел юл төзү-төзекләндерү эшләренә 250 миллиард сум билгеләнгән, шуның 67 миллиард 699,2 мең сумы төбәк бюджетыннан.

Рәис теләктәшлеге
Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов: “Чулман елгасы аша салына торган күпер төзелеше мәйданында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус киңәшмә үткәрде. Ул төзелеш темпын киметмәскә чакырды. Алексеевск – Әлмәт юлы төзелешенең Әлмәт агломерациясен үстерүдә әһәмиятле булганлыгын искәртте”, – диде. 

Иң зур проектлар – Идел һәм Чулман елгалары аша төзелә торган күперләр, аларның икесен дә ел ахырына тәмамлау бурычы йөкләнгән. Чулман елгасындагы яңа күпер Алабуга районында Костенеево белән Котловка авыллары яныннан башланып, Түбән Кама районында  Афанасов авылы тирәсенә килеп чыга. 

“Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе” федераль казна учреждениесе җитәкчесе Илдар Минһаҗев: “Чулман елгасы аша салына торган күпер 4 полосалы була. Алабуга районы ягында 50 метр биеклектәге ярдан 4 миллион кубометр җир катламын казып алырга туры килә. М-7 автотрассасында гомум исәптә 59,2 чакрым юл төзекләндереләчәк. Яшел Үзән, Биектау, Менделеевск, Чаллы зоналарындагы участоклар болар”, – диде.

Чулман елгасындагы яңа күпер Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлына ялгана. Шәле – Баулы автотрассасы төзелеше дәвам итә. 
Республикадагы 18 асфальт заводы эшләтеп җибәрелгән. Быел 283,9 чакрым юл төзү-төзекләндерү эшләре башкару ниятләнелә, 16 бакчачылык ширкәтенә, балаларның 5 җәйге  сәламәтләндерү лагерына, 16 фермерлык хуҗалыгына асфальт юл сузылачак, 44 күпер яңартылачак, 8 районда тротуарлар ясалачак. 

Федераль проект файдасы
Министр Фәрит Хәнифов “Имин сыйфатлы юллар” федераль проектының бик әһәмиятле булганлыгын әйтеп үтте. Татарстанда әлеге проект кысаларында инде 1959,0 миллион сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылган. 

“Имин сыйфатлы юллар” федераль проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

– Казанда юл төзү-төзекләндерүгә 24 миллиард сум тотылачак. “Имин сыйфатлы юллар” федераль проектыннан юллар төзекләндерүгә быел 1 миллиард сум бирелде. Четаев, Коләхметов, Городская, Вересаев, Пржевальский, Ударная, Ленинград һәм башка урам юллары төзекләндереләчәк. 140 миллион сумга урам яктырткычлары урнаштырылачак, – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында Казанда быел 482 ишегалды яңартылачак. 
Борисоглебск, Киндери бистәләрендә һәм Казандагы Назарбаев урамында күперләр төзелә. “Мечта”, “Ивушка”, “Автомобилист”, “50 лет Победы”, “Волга”ЗАО Кварт” бакчачылык ширкәтләренә асфальт юллар салына.

Авыллар мәхрүм калмас
“Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов: “Теләче белән Мамадыш арасындагы Иске Мамадыш юлын өлешләп төзекләндерә барабыз. Аның таш түшәлмәгән 11 чакрым өлеше бар. 2024 елда юлны тулысынча төзекләндереп чыгарга исәплибез. Республика авылларын да юллар белән тоташтыру чаралары күрелә”, – диде.  Республикада 100дән артык авыл, гомумән дә, юлсыз.

– Кечкенә авылларга вак таштан юл сузылачак. Авылларда үзара салым акчасына да юллар төзиләр һәм төзекләндерәләр. Минзәлә районында Җәмәк авылына юл сузыган иде узган ел. Минзәлә елгасы буенда табигатьнең матур почмагына урнашкан, ләкин сүрелә барган авыл иде ул. Юл төзелгәч, әлеге авылдагы җир киәшрлекләре сатылып беткән, йортлар төзергә җыеналар. Юллар авылларны да тернәкләндереп җибәрә. Быелгы юл төзелешләре колачлы да һәм бик кызу темплы да. Без 250 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләрен башкарып чыгарга тиешбез, – диде Фәрит Хәнифов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading