16+

Идел белән Енисей арасында яши татар баласы

Без, казанлылар, ял саен шәһәр артындагы бакчаларыбызга, табигать кочагына ашкынабыз. Ә Красноярск халкына табигать матурлыгын күрер өчен әллә кая барасы да юк. Шәһәрнең кайсы ягына карама, мәһабәт таулар белән уратып алынган, ә анда - тайга урманнары. Биредә урбанистик тормыш белән табигать иңне-иңгә куеп яши. Җирле халык кайвакыт урман эченнән аюлар...

Идел белән Енисей арасында яши татар баласы

Без, казанлылар, ял саен шәһәр артындагы бакчаларыбызга, табигать кочагына ашкынабыз. Ә Красноярск халкына табигать матурлыгын күрер өчен әллә кая барасы да юк. Шәһәрнең кайсы ягына карама, мәһабәт таулар белән уратып алынган, ә анда - тайга урманнары. Биредә урбанистик тормыш белән табигать иңне-иңгә куеп яши. Җирле халык кайвакыт урман эченнән аюлар...

Без, казанлылар, ял саен шәһәр артындагы бакчаларыбызга, табигать кочагына ашкынабыз. Ә Красноярск халкына табигать матурлыгын күрер өчен әллә кая барасы да юк. Шәһәрнең кайсы ягына карама, мәһабәт таулар белән уратып алынган, ә анда - тайга урманнары. Биредә урбанистик тормыш белән табигать иңне-иңгә куеп яши. Җирле халык кайвакыт урман эченнән аюлар да чыга дип сөйли. Монда һәр таш диярлек риваятьләр белән өретелгән, һәр елганың үз тарихы бар.
Себер якларына кадәр баргач, мондагы татарлар тормышы белән кызыксынмыйча кала алмадым. Аларның күбесе борынгы бабаларының туган ягын сагынып яши, ни сөйләсәләр дә, нәрсә эшләсәләр дә, кыйблалары - Казан. Тарихи туган якларына кире күченеп китүчеләр дә шактый икән.
Чит милләтләр арасында яшәгән һәр аз санлы халык кебек, себер татарлары бер тирәдәрәк оешкан. Алар арасында дуслык, туганлык, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатлар аеруча сизелә. Төбәктә, сан ягыннан караганда, татарлар урыслардан һәм украиннардан соң өченче урында тора.
Араларында татар милләте өчен җан атып торган өметле яшьләр дә бар. Яңа танышларым Люция Гатауллина белән Артур Низаметдинов шундыйлардан. Икесе дә Красноярск татар яшьләре активистлары.
Люция үзе дә Сабантуй бәйрәмнәрен әзерли, алып бара. Татарларның милли ризыгы чәк-чәк пешерергә дә бик ярата ул. Казан дуслары аны, син бездән дә яхшы пешерәсең чәк-чәкне, дип мактыйлар да әле.
- Танышканда ук исемемнең үзенчәлекле булуына игътибар итәләр, бу исә миңа татарлыгымны күрсәтү өчен бер сәбәп. Татарстаннан ерак яшәсәк тә, милли рухны, гореф-гадәтләрне саклап калырга тырышабыз, - ди Люция.
Кызның әбисе Минзифа апа оныкларын өйдә русча сөйләштермәгән. Люция әбисенең шул рәвешле аны татар теленә өйрәтүенә бик рәхмәтле.
- Элек бездә татарларга башка милләтләр өстән, борын чөеп карый иде. Хәзер ихтирам артты. Ничәмә-ничә ел бергә иңне-иңгә куеп яшәгән татар халкының тырышлыгын күреп соклана алар. Җирле халык арасында татарлар уңган, туган җанлы, олыларны хөрмәт итәләр дигән сүзләр йөри. Татар яшьләре башкалардан шуның белән аерыла да инде, - ди кыз.
Артурның әби-бабалары себергә Мамадыш якларыннан күченеп килгән. Ул да төрле чараларда актив катнаша. Яшьләр өчен татар дискәтүкләре оештыра, үзе шунда ук чыгышлар да ясый әле.
- Университетка укырга кергәнче, үземне татар итеп тоймый идем. Укырга кергәч, милли рухым уянды, башкаларга да үземнең татар икәнлегемне белдерәсем килә башлады, - ди егет.
Шул вакытта Артур татарча бер авыз сүз белмәгәненә гарьләнә. Туган телен өйрәнәсе килү теләге белән, ул Красноярскида «Ана теле» дигән кечкенә генә мәктәп ачып җибәрә.
Чит җирдә син татар булуыңны тамчылап җыясың. Ә Казанда милли рух ташып тора. Сез шуның белән дә бик бәхетле. Казанда урамга чыксаң, җаның теләгән мәчеткә барасың, ә бездә миллионлы халкы булган Красноярск шәһәрендә бер генә мәчет, - ди егет.
Себер якларында татарлар яши торган төп җир ул - авыл. Шул авыллар озак еллар телне дә, динне дә, милләтне дә саклап калырга ярдәм иткән. Безнең якларда бер авылдан китәргә өлгермисең, икенчесенә килеп чыгасың. Монда исә башкачарак: авыл белән авыл арасы йөзәр чакрымга сузылган. Ләкин элек-электән татар авыллары бер-берсе белән туганлашып, ныклы элемтәдә яши.
Фазулла абый Хисмәтуллин да авылда туып-үскән. Гомеренең яртысын диярлек ул җир эшенә багышлаган. Фазулла абыйның бабасы заманында бик бай кеше булган. Ләкин аны кулак дип, бөтен мал-мөлкәтен тартып алганнар. Төрле кыерсытулардан соң, ул Идел буеннан Енисей якларына күченә, шунда төпләнә. Соңыннан үз янына улы белән хатынын да алып килә. Себердә дә югалып калмый, умартачылык белән шөгыльләнә, зирәк фикерле, укымышлы кеше булганга, аның янына авылдашлары да төрле киңәш сорап килә башлый. Ләкин монда да аларга тыныч яшәргә ирек бирмиләр. Кемнеңдер ялган яласы аркасында, аны төрмәгә алып киткәннәр һәм шул ук төндә, бернинди судсыз-нисез, атып та үтергәннәр.
- Шулай да документта, йөрәге авыртып үлде, дип язылган булган. Бабайны атып үтергәч, минем әтигә «дошман улы» дигән ярлык тагыла, шуңа Бөек Ватан сугышына да алмаганнар үзен. Ул тыл ветераны, заводта эшләгән, - дип күз яшьләре белән сөйли Фазулла абый.
Фазулла абыйлар үзләре 12 бала булган, әмма күбесе начар тормышта җан саклый алмаган. Хәзер шуларның җидесе генә исән икән. Фазулла абый үзе Красноярск шәһәрендә яши, авылдан күченеп киткәннәренә дә инде 10 ел булган.
- Сездә генә түгел, бездә дә татар авыллары бетә. Ә шәһәргә киткән кеше күп очракта үз тамырларын югалта. Ләкин без ничек тә булса татарлыгыбызны саклап калырга тырышачакбыз, - ди Фазулла абый.
Милләтем дип янып яшәүчеләр бихисап монда. 66 яшьлек Катифә апа Зәкүраеваның себер татарлары тормышына керткән өлеше турында да әйтеп китмичә булмый. Биредә бер генә милли бәйрәм дә Катифә апасыз үтми. Җанын-тәнен биреп эшләгән хезмәте өчен ул күптән түгел узган Федераль Сабантуйда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кулыннан Рәхмәт хаты да алды. Ул да Казанны, туган илен сагынып яши.
Сабантуй очраштыра, берләштерә, кавыштыра. Казаннан 4000 чакрым ераклыкта яшәп тә, гореф-гадәтләребезне саклап калган өчен сөенеп бетә алмыйм, - ди милли җанлы ханым. Казан белән дә араны өзми икән, һәрвакыт бездәге хәлләр белән газета-журналлар аша танышып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading