Күз алдына китерегез, сезнең кебек үк тагын бер кеше яши. Планетабызда мондый бәхеткә нибары 2-3 процент кына ия. Сүзебез, игезәкләр турында.
Казанның “Черек күл” паркында игезәкләргә багышланган “Икеләтә бәхет” фестивале узды.
Аларның хәлен үзләре кебекләр генә аңлыйдыр, мөгаен.
Чара “Мәдәни мохит” проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Фестиваль кунаклары остаханәләрдә катнашты, алар өчен бүләкләр уйнатылды. Искәртеп үтәбез, 2023 елда Татарстанда «Мәдәният» һәм «Мәдәни мохит» проектларын гамәлгә ашыруга 2 миллиард сумнан артык бүлеп бирелгән.
Кызык, әмма чарада күбрәк игезәкләр очратырбыз дип уйлаган идек. “Бу шәһәрдә бер без генә игезәк кебек килеп чыкты”, – дип шаяртты Әмир һәм Дамир Әлимовлар. Алар игезәкләр тормышы маҗаралары белән уртаклашты.
– Икебезнең дә беренче балаларыбыз бер көнне туды. Мондый хәл могҗизага тиң. Игезәк сыңарың булу бик рәхәт. Икебез дә бер төрле фикер йөртәбез, бер өлкәдә эшлибез. Хәтта кайбер вакытта бер-беребез урынына очрашуларга да барабыз. Бу мөмкинлек белән кечкенәдән файдаланабыз инде. Әмир минем урынга алты тапкыр имтихан тапшырды, – дип сөйләде игезәкләрнең Дамир исемлесе.
Эльвира Лотфуллина игезәк кызлар тәрбияли. Кира һәм Каринага – 2 яшь. Эльвира сүзләренчә, игезәк балалар тәрбияләүнең үз авырлыклары бар.
– Ике бала буласын белгәч, шаккаттык. Бер сабыйны аякка бастыру да кыен. Артка юл юк иде. Игезәкләрне тәрбияләү авыр булса да, кызык. Ирем ярдәм итеп тора, эштән буш вакытта кызлар аның белән. Өй мәшәкатьләре белән балалар йоклаган вакытта гына шөгыльләнеп була. Барысына да җитешә алмыйм. Ирем тәртипсезлеккә игътибар бирми. Аңа рәхмәт, – дип әйтте Эльвира Лотфуллина.
Игезәкләр тәрбияләүче әтиләр дә бәйрәмгә килгән. Икеләтә бәхетне татыган Эдуард Шәйхулов үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
– Игезәкләр туасын белгәндә эшлекле сәфәрдә идем. Шатландым, әлбәттә, тик курку хисе дә булды. Хәләлемә авыр булмасын өчен эшне алыштырырга туры килде. Хәзер өйдән торып эшлим, балаларны тәрбияләргә булышам. Игезәкләрне тәрбияләү бик авыр. Безнең егетләребез бик шук, – диде Эдуард Шәйхуллов.
Әтиләренең сүзен исбатларга теләгәндәй, без сөйләшкән арада балалар сазлык табып киемнәрен буярга да җитешкән иде инде. Сабыйлар рәхәтләнеп сазлыкта утырган. Әмма әти кешенең бер дә ачуы чыкмады. “Безгә кайтырга вакыт җиткән ахры”, – дип авыр сулап кына куйды ул.
Игезәк балалар табу ана өчен рухи һәм физик яктан авырлыклар тудыра. Беренче тапкыр йөккә узган хатын-кызларда бу аеруча сизелә.
– Игезәкләр туасын УЗИ үткәндә белдек. Ике баш күргәч, күзләрем маңгайга менде. Ирем ягыннан да, безнең нәселдә дә игезәкләр юк. Ирем белән табибтан чыккач: “Монда кире кайтмасмын бугай”, – диде ул. Бала табу 17 сәгатькә сузылды. Ике бала булгач, авырга төште. Берсе – 2,600 грамм, икенчесе – 2,300 грамм авырлыкта дөньяга килде. Шунысы кызык, авырлыкта 300 грамм аерма хәзер дә саклана. Йөзләре бер үк, диләр. Ана кеше өчен һәр бала үзенчәлекле, шуңа күрә икесен дә аера алам. Балаларның холыклары да төрле, алар ике төрле кеше бит. Бөтен уенчыклар икешәр булырга тиеш. Балаларны чиратлап имезгәнем дә хәтердә. Берсе ашаганда икенчесе елый. Игезәкләр тәрбияләүчеләр генә бер-берсен аңлар, мөгаен, – диде Ирина Морозова.
Хайваннар дөньясында игезәкләрне күбрәк ак аюлар таба.
Британия табиблары игезәк балалар иң күбе Нигериядә дөньяга килүен ачыклаган. Анда һәр мең бала тууга 50 пар игезәк туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар