16+

Җиктереп этләр чанага...

Казанга февраль башында этләр җигелгән чаналарга утырган кунаклар килеп җитәчәк. Кунаклар кемнәр икән, дисәгез - хаски токымлы этләр җигелгән чаналарда халыкара ярышларда катнашучылар алар.

Җиктереп этләр чанага...

Казанга февраль башында этләр җигелгән чаналарга утырган кунаклар килеп җитәчәк. Кунаклар кемнәр икән, дисәгез - хаски токымлы этләр җигелгән чаналарда халыкара ярышларда катнашучылар алар.

«Volga Quest» этләр җигелгән чаналарда халыкара ярышлар 25 гыйнварда Тольяттида башланып китеп, Самара белән Ульяновск өлкәләре аша узачак һәм 2 февральдә Казанда төгәлләнәчәк, дип хәбәр итә 73online.ru порталы. 640 чакрым юл Идел аша көньяктан төньякка йөк ташылган тарихи транспорт юллары аша сузылган. «Мондый маршрут тикмәгә генә сайлап алынмаган. Беренчедән, ярыш юлының озынлыгына зур игътибар бирә торган профессиональ спортчыларны җәлеп итәргә тырыштык. Ул 500 чакрымнан артыграк булырга тиеш. Икенчедән, нәкъ менә Идел борылышы, Жигули таулары, сусаклагыч - Идел буеның иң матур урыннары. Чит илдән килүчеләргә шуларны күрсәтергә телибез. Алар өчен Идел - Россиянең бер бренды», - ди ярышларны оештыру комитеты рәисе Артур Чубаркин.
Ярышларда Идел буе, Чукотка, Карелия, АКШ, Чехия, Норвегия һәм Швециядән булган спортчылар һәм судьялар катнашачак. Гадәти булмаган транспорт белән идарә итү тизлегендә һәм осталыгында исә 20ләп каюр көч сынашачак. Бер чананы 8-12 эт тартканын исәпкә алганда, бу бер дә җиңел эш булмас төсле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading