16+

Илдар Сәгъдәтшин: «Мәскәүдә безне кочаклап елаучылар да булды»

25-28 июньдә Мәскәүнең Кызыл Мәйданында узган ­«Россия китабы» фестивале Әдәбият елы уңаеннан уздырыла торган чараларның иң биек ноктасы дип бәяләнгән чарада Татарстан китап нәшрияты да катнашты. Күргәзмәнең Татарстан бүлегенә Россия Президенты Владимир Путин килеп, Тукайның 15 телгә тәрҗемә ителгән «Шүрәле»се белән кызыксынуы һәм әлеге басманың Китап нәшриятлары ассоциациясе тарафыннан уздырылган...

Илдар Сәгъдәтшин: «Мәскәүдә безне кочаклап елаучылар да булды»

25-28 июньдә Мәскәүнең Кызыл Мәйданында узган ­«Россия китабы» фестивале Әдәбият елы уңаеннан уздырыла торган чараларның иң биек ноктасы дип бәяләнгән чарада Татарстан китап нәшрияты да катнашты. Күргәзмәнең Татарстан бүлегенә Россия Президенты Владимир Путин килеп, Тукайның 15 телгә тәрҗемә ителгән «Шүрәле»се белән кызыксынуы һәм әлеге басманың Китап нәшриятлары ассоциациясе тарафыннан уздырылган...

25-28 июньдә Мәскәүнең Кызыл Мәйданында узган ­«Россия китабы» фестивале Әдәбият елы уңаеннан уздырыла торган чараларның иң биек ноктасы дип бәяләнгән чарада Татарстан китап нәшрияты да катнашты. Күргәзмәнең Татарстан бүлегенә Россия Президенты Владимир Путин килеп, Тукайның 15 телгә тәрҗемә ителгән «Шүрәле»се белән кызыксынуы һәм әлеге басманың Китап нәшриятлары ассоциациясе тарафыннан уздырылган бәйгедә беренче урынны яулавы турында газетабызның узган санында хәбәр иткән идек инде. Мәскәүдән кайтып төшүгә, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшинга янә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Илдар әфәнде, күргәзмәдән нинди тәэсирләр белән кайттыгыз?
- Үрнәк алыр тәҗрибә шактый булды. Югары җитәкчелектән мактау сүзләре ишеткәч, канатлану да, коллектив өчен горурлык та бар. Фестиваль тыгыз режимда эшләде. Якшәмбе көнне дә кичке сәгать унга кадәр дәвам итте. Танылган мәдәният, сәнгать әһелләрен - бөтенесен бергә илнең төп мәйданына җыйган чара булды ул. 23 мең квадрат метр мәйданда Россиянең 300 нәшрияты тәкъдим ителде. Шуның өчтән бере төбәкләрдән иде. Җиде интерактив мәйдан, зур сәхнә... Китап дөньясы, нәшрият белән бәйле бөтен кеше шунда дияргә була иде. Фестиваль классик басма традицияне заманча әдәби интернет-чынбарлык белән бәйләде: китап яратучы һәркем биредә бик сирәк очрый торган борынгы басмалардан һәм полиграфия шедеврларыннан алып, заманча электрон форматларга кадәр таба алды. Уку әсбаплары чыгаручылар да, компьютерчылар да шунда. Чөнки хәзер бөтен уку әсбапларын электрон форматка күчерү тенденциясе бара. Бу уңайдан да кызыклы фикер алышулар булды. Фестивальдә Мәгариф министрлыгы вәкилләренең шактый булуы да шуның белән аңлатылды.
Көн саен 100ләп чара узды. Егерме бишенче тапкыр узган фестивальнең Кызыл Мәйданда булуын Россия­дә Әдәбият елы уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Сергей Нарышкинның тырышлыгы дип бәяләргә кирәк. Бер үк вакытта Евгений Евтушенко, Захар Прилепин, Эдвард Радзинский, Никита Михалков, Владимир Познер, Борис Гребенщиков кебек бик күп билгеле шәхесләр белән очрашу, аралашу мәйданы да иде фестиваль.
- Башкалар арасында Татарстан китап нәшрияты үзен ничегрәк күрсәтте дип уйлыйсыз?
- Без начар эшләүчеләр исәбендә түгел. Путин безнең янга да очраклы гына килмәде. Аңа Татарстан китап нәшрияты иң яхшылардан санала дип тәкъдим иттеләр. Кызганычка, һәрбер төбәккә күргәзмә ясау өчен 6 кв метр гына урын бирелде. Бу бик аз. Кайбер китапларны күрсәтә дә алмадык. Исемләп әйтәсем килми, бездән аермалы буларак, кайбер төбәкләргә ул урын да зур тоелды. Бөтен киштәләргә өч-дүрт исемдәге китапларны таратып куючылар да булды. Безнең исә рейтинг - иң күп укыла торган 100 китабыбыз бар. Мәскәүгә дә, нигездә, шул китапларны алып бардык. Инде тагын да төгәлрәк булсак, барлыгы 230 исемдәге 1150 китап (500 кг авырлыктагы!) дип әйтәм алам.
- Мәскәүдә татар китабына ихтыяҗ бармы?
- Безнең яннан кеше өзелеп тормады. Беренче көнне сатучыбызның төшке ашка туктап торырга да вакыты булмады. Халык шултиклем агылды. Мәскәүгә алып барган барлык китапларны да диярлек сатып бетереп кайттык. Анда талымлы укучы килә. Махсус теге яки бу китапны эзләп килүчесе күп. Әйтик, «Сездә Толстойның Казанда булуы турында китап юкмы?» кебегрәк сорау­лар да булды. Әбиләр оныкларын ияртеп килә. Безнең янга килеп: «Без татарлар өчен сезнең шушылай зурлап Мәскәүгә килүегез бик мөһим», - дип кочаклап елап алучылар да булды. Кая гына барсаң да, татар китабының үз укучысы бар. Бер ханым хәтта китапларны дүрт пакетка тутырып, көч-хәл белән алып китте. Думада эшләүче икенче берәү шулай ук дөнья кадәр китап алды. «Хәзер Думада ничек эшләрмен инде? Эшләргә дә кирәк, бу кадәр китапны тизрәк укыйсы да килә бит», - ди.
- Мәскәү фестивале киләчәк планнарны да билгеләргә ярдәм итми калмагандыр...
- Коллектив белән алга таба да шушы юлдан тайпылмыйча эшләргә дип кайттык. Бу минем планнар гына түгел, бу - нәшрият планнары. Безнең өчен дәүләт тарафыннан мөмкинлекләр тудырылуы кыйммәт. Ә бит күреп, белеп торабыз: кайбер төбәкләрдә дәүләт тарафыннан субсидияләр бирелми, шуңа да китап чыгару эше бик авыр хәлдә. Бездә игътибар бар, шуңа нәтиҗәләребез дә яхшы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading