16+

Илләр тотынса бергә, сакчыллык ирешелә күпкә

Казанда 3-5 апрельләрдә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстанның энергетика һәм энергия чыганакларына нәтиҗәлелек буенча халыкара форумы була.

Илләр тотынса бергә, сакчыллык ирешелә күпкә

Казанда 3-5 апрельләрдә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстанның энергетика һәм энергия чыганакларына нәтиҗәлелек буенча халыкара форумы була.

– Форум инде 22 ел рәттән үткәрелә, аның абруе елдан-ел арта бара. Россия Хөкүмәте, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чараны оештыруга теләктәшлек күрсәтә. Форум кысаларында, Татарстан Рәисе катнашында республикада энергия чыганакларына нәтиҗәлелек һәм быелга бурычлар буенча утырыш үткәрелә. Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев рәислегендә узачак Россия Федерациясе Дәүләт советының “Энергетика” комиссиясе утырышында илнең энергетика өлкәсендә мөстәкыйльлеген тәэмин итү, энергетикага кагылышлы машина төзелешен үстерү мәсьәләләре күтәреләчәк.

Чарада Россия төбәкләре, Беларусия, Кыргызстан, Казахстан предприятиеләре катнаша. Кытайның бер предприятиесе килүе ихтимал, әлегә бу тәгаен түгел,-диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Минибаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Форумның бер көне яшьләргә багышлана. Анда мәктәп укучылары катнашында квестлар һәм викториналар оештырыла, “Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз” республика конкурсына йомгак ясала.

– Биредә шулай ук TatEnergyExpo-2024 махсуслаштырылган күргәзмәсе була. Анда Россиянең 17 төбәгеннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь шәһәрләреннән һәм Беларусия белән Казахстаннан 80 компания үзләренең продукциясен күрсәтә,-диде “Казан Экспо” автоном коммерциячел булмаган оешма генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев
  
 
   
        


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading