16+

Илсур Метшин: «Бу проектлар Казан территориясендә тормыш сыйфатын бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәрәчәк»

 Киров районын һәм Адмиралтейская бистәсен алдагы биш елда кардиналь үзгәрешләр көтә, биредә яңа дәрәҗәдәге торак төзелешләр барлыкка киләчәк. Вознесение тракты буенда төзелеш планлаштыру проектлары әзерләнә, Порт урамындагы территорияне реновацияләү башлана. Казан Мэры Илсур Метшин «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында торак төзелешенең яңа дәрәҗәсе һәм шәһәр алдында торган бурычлар турында сөйләде.

Казан Мэры «Татар-информ»га биргән интервьюсында шәһәр территорияләренең үсеше һәм ТР башкаласы каршында торган яңа бурычлар турында сөйләде.

«Без бу мәсьәләгә бик җитди карыйбыз, торакның яңа дәрәҗәсенә чыгу бурычын куябыз: төзекләндерү, утыртылган агачлар саны, социаль объектлар һәм транспорт белән тәэмин ителеш буенча. Бу бурычлар хәл ителерлек, чөнки безнең буш урында проектлау мөмкинлеге бар», – дип аңлатма бирде И.Метшин Вознесение тракты буендагы төзелеш планнары турында. 

400 гектардан артык җирне биләгән дары заводы территориясен реновацияләү буенча да планнар бар. «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хәзерге вакытта тәкъдим ителгән инвестиция проектларын карый. Монда шулай ук матур микрорайон барлыкка киләчәк, анда без яшеллекләрне саклап калачакбыз», – диде шәһәр башлыгы. 

Киров районында Адмиралтейская бистәсе ягына һәм аннан арырак реновация башланган инде. «Адмиралтейская бистәсендә бик матур проектны «Унистрой» компаниясе гамәлгә ашыра. Киров районы һәм Адмиралтейская бистәсе алдагы биш елда танымаслык дәрәҗәдә үзгәрәчәк. Монда яңа дәрәҗәдәге торак төзелеше булачак. Йортлардан иске Казанга, Кремльгә, Казан үзәгендә бар әйбергә матур күренешләр ачылачак», - дип төгәлләде Илсур Метшин. 

Шәһәр башлыгы шулай ук проектның елга порты янындагы Порт урамында тормышка ашырылуы турында сөйләде. Хәзер 6 гектарда беренче торак комплекс төзелә, проект авторлары Россиянең иң яхшы архитекторларының берсе – Александр Цимайло һәм Николай Ляшенко. «Ниһаять, безнең күптәнге хыялыбыз, шул исәптән миннән алда эшләүчеләрнең, Иделгә чыгу хыялы тормышка ашты. Иске Татар бистәсе – безнең меңьеллык шәһәрнең тарихи өлеше, ул бай традицияләргә ия. Мондый проектлар Иделгә якын Казан территориясендә тормыш сыйфатын бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәрер дип ышанам. Монда без башкалабызның гына архитектура киләчәген түгел, бәлки бөтен Россия төзелеш комплексы өчен җитди үрнәк күрәчәкбез», – дип билгеләп үтте Мэр. 

Казан Мэры шулай ук кече һәм урта эшкуарлык үсеше, демографик вәзгыять, авария хәлендәге торактан күченү, җәмәгать транспорты проблемалары һәм башка темалар турында сөйләде. Интервьюны тулысынча сылтама буенча укырга мөмкин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading