16+

Җир көне дә Казанны чистарта

22 апрель көнне Җиңү проспектындагы Дан скверы кырмыска оясын хәтерләтте. Кулларына аллы-гөлле шарлар тоткан балалар, сабыйлары өчен куанулары йөзләренә чыккан ата-аналар, дәртле музыка... Халыкара Җир көнен Казан менә шундый якты төсләрдә билгеләп үтте.

«Минем шәһәрем - минем йортым» акциясе кысаларында төрле экологик остаханәләр оештырылды. «ITV» спорт телеканалы һәм Студентлар лигасы вәкилләре нәни балаларның күңелләрен ачуны үз өсләренә алды. Нәниләр өчен махсус конкурс-викториналар, спорт уеннары, рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
«Җир көнендә тирә-юньнең чисталыгын саклауга багышланган шушындый чара уздырырга уйладык. Дан скверыннан кала, Горький исемендәге Үзәк паркта һәм «Франт» сәүдә үзәгендә дә безнең әләмнәр җилферди бүген. Төп аудиториябез - нәни балалар. Нәни казанлылар өчен чын бәйрәм оештырырга теләдек һәм максатыбызга ирештек кебек», - дип фикерләре белән уртаклашты Студентлар лигасы вәкилләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading