16+

Җирле халык телефонлы, камералы кешеләрдән курка һәм шикләнеп карый

Донбасста баручы махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк безнең хезмәттәшләребез эшли. Көн саен тормышларын куркыныч астына куеп, алар үзләренең һөнәри бурычларын үтиләр, җимерелгән йортларыннан китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең язмышлары, азат ителгән территорияләрдә торгызу эшләре барышы турында сөйлиләр.

Җирле халык телефонлы, камералы кешеләрдән курка һәм шикләнеп карый

Донбасста баручы махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк безнең хезмәттәшләребез эшли. Көн саен тормышларын куркыныч астына куеп, алар үзләренең һөнәри бурычларын үтиләр, җимерелгән йортларыннан китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең язмышлары, азат ителгән территорияләрдә торгызу эшләре барышы турында сөйлиләр.

«Татар-информ» агентлыгының рус редакциясе баш мөхәрриренең беренче урынбасары, криминаль яңалыклар бүлеге җитәкчесе Светлана Белова күпләргә таныш. Журналист озак еллар "Эфир" телеканалында эшләде, үзенең кыю репортажлары белән истә калды. Фотограф Михаил Захаров белән аларның ерак сәфәргә, ә нәкъ менә хәзерге вакытта махсус хәрби операция баручы зонага барулары һич тә яңалык түгел. Чөнки алар икесе дә шактый тәҗрибәле, курку белмәс чын профессионаллар. Аннан соң андагы хәлләрне күрү, ничә ел мәхшәр эчендә яшәгән кешеләр белән очрашып сөйләшү, чыннан да, үзе бер батырлык. Әлеге эш сәфәрләре турында без журналистларның үзләреннән сораштык. 

— Командировкага 2022елның языннан бирле әзерләндек, - ди хезмәттәшебез Светлана,- Шәхсән үзем «Россия Кызыл Хачы» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегендә махсус әзерлек үттем, биредә беренчел медицина ярдәме күрсәтү алымнарына төшендем. Моннан тыш, үзеңне психологик яктан әзерләү дә кирәк. Чөнки алда ни көтәсен беркем белми. Алгы сызыкта эшләүче махсус волонтерларга чыктым. Менә шулай волонтер Мария Ефремова белән таныштым. Февраль аенда җыенып юлга кузгалдык. 

Журналистлар фронт буендагы Лисичанскида булып, җирле халыкның ничек яшәве, кайчандыр бик матур булган бу шәһәрнең хәзер нинди хәлдә булуын үз күзләре белән күрә.
— Без Луганск халык республикасының бер шәһәрендә яшәдек. Андагы тормыш бөтенләй башкача. Без монда, Ходайга шөкер, тыныч, имин тормышта яшибез. Иртәгә ни ашармын икән кебек сораулар борчымый. Михаил белән бердәм команда булып эшләдек, ансыз булмый. Һәркем үз вазифаларын белеп башкара һәм кирәк чакта бер-беребезгә ышанычлы таяныч булдык. Фронтта эшләгәндә аяк астыңа карарга онытмаска кирәк, безне һәр көнне хәрби хезмәткәр озатып йөрде. Михаилга гел фотога төшерәсе, яхшы кадрлар ясыйсы бит, озатып йөрүчебез дә бик җитди булып чыкты. Безгә:"Әнә шунда барасыз икән. аягыгызга атачакмын", дип кычкырып кына торды. Чөнки җирле халык телефонлы, камералы кешеләрдән курка һәм шикләнеп карый. Диверсант булып чыгуың да бар бит. Шәһәрдә һәр икенче-өченче йорт җимерелгән. Мина, снарядлар шартлаудан калган чокырлар бихисап, - ди Светлана.

Журналистлар бронежилет һәм каскалар белән тәэмин ителгән, боларны алуда "Татмедиа" АҖ ярдәм иткән. 
— Алар безгә, Россиягә өмет белән карый. Әйтик, Лисичанск шәһәрендә Миңнеханов, Казан шәһәре турында белмәгән кеше юк. Алар республикабыздан килгән гуманитар ярдәмгә бик мохтаҗ. Шәһәрдә калучыларның күбесе олы яшьтәгеләр. Безнең медицина бригадалары эшли башлагач кына сәламәтлекләрен тикшертә алганнар. Югыйсә, араларында нинди генә чирле кешеләр юк. Кыскасы, тормышның ямен, кыйммәтен аңлау өчен анда булып кайтырга кирәк, - диде Светлана Белова сүзен йомгаклап. 
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading