16+

Ишек төбегез чистамы?

Мэр Илсур Метшин: «Яңа ел каникуллары чорында Казанда кунаклар күп була, чисталык тәэмин ителсен», - дип күрсәтмә биргән иде.

Ишек төбегез чистамы?

Мэр Илсур Метшин: «Яңа ел каникуллары чорында Казанда кунаклар күп була, чисталык тәэмин ителсен», - дип күрсәтмә биргән иде.

Шәһәрнең Торак-коммуналь хуҗалык комитеты хәбәрләренә караганда, 1 гыйнвардан башлап ук, көн саен 1550 кеше ишегалларын җыештыру эшләренә чыккан, 70 берәмлек махсуслаштырылган техника файдаланылган. Яңа елның тәүге 5 көнендә генә дә полигоннарга 21,3 мең кубометр каты көнкүреш калдыгы, 15,6 мең кубометрга якын эре күләмле калдыклар озатылган.
Каты көнкүреш калдыкларын туплау һәм чыгару эшчәнлеге, гомумән алганда, канәгатьләнерлек. Ләкин эре күләмле калдыклар мәсьәләсе әлегә тәртипкә салынмаган. Казанда кайсы гына райондагы торак йортлар яныннан узсаң да, ишек төпләрендә өелеп ятучы иске-москыга юлыгасың. Мәсәлән, Г.Әпсәләмов урамындагы 26а йортның ишек төпләре иске җиһазлар «полигоны» кебек. Мэр Илсур Метшин: «Ишек төпләренә чыгарып ташланган иске җиһазлар кешеләрнең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе үсә баруын чагылдыра», - дигән иде шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәләрнең берсендә. Әмма эре күләмле калдыкларны полигоннарга чыгару эшчәнлеге дә тормыш агымыннан калышмасын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading