16+

«Исәнлегем булганда, оныгымны үзем карыйм»

Тумыштан каты авыру Гөлназ Солтанбәкованы 70 яшьлек әбисе дүрт яшеннән бирле тәрбияли. Гөлназга тиздән 17 яшь тула. Мин килгәндә, Фаягөл апа хастаханәгә оныгының анализлары артыннан киткән иде. Гөлназ өйдә үзе генә калган.

«Исәнлегем булганда, оныгымны үзем карыйм»

Тумыштан каты авыру Гөлназ Солтанбәкованы 70 яшьлек әбисе дүрт яшеннән бирле тәрбияли. Гөлназга тиздән 17 яшь тула. Мин килгәндә, Фаягөл апа хастаханәгә оныгының анализлары артыннан киткән иде. Гөлназ өйдә үзе генә калган.

- Ишегебез ачык калды, Гөлназ сине каршы алыр, - диде миңа телефоннан Фаягөл апа, алар яшисе йорт янына килеп җиткәч.

Ишек янына кадәр Гөлназ стеналарга беркетелгән штангаларга тотынып килгән, мин ишекне ачып кергәндә, әби, бер апа килә, дип әйтте, сезне каршыларга чыгып киләм, ди. Оныгына күңелле булсын өчен, Фаягөл апа фатирның диварларына буяу белән чәчәкләр ясаган. Яңа ел рухы керсен дип, уенчыклар да элеп чык­каннар.

Ул арада Фаягөл апа да кайтып керде. Тиздән, Гөлназның күзләренә уколлар алыр өчен, балалар клиник хастаханәсенә ятарга тиешләр икән.

- Көн тудымы, хастаханә юлында йөрибез. Иртәгә флюорография үтәргә чакырдылар, арбага утыртып барырмын инде. Кичә дә бик азапланып кына йөреп кайттык. Кар яуган көннәрдә арбаны этеп йөрү җайсыз, - ди әби.

Гөлназ соңгы елларда гына, таякка таянып булса да, үзе генә йөри башлаган. Әбисе хәрефләрне дә өйрәткән. Бер хәрефне берәр ай өйрәнергә туры килә икән. Өстәлдә кечкенә балалар өчен чыгарылган төрле пазллар ята, аларын да дөрес итеп тезеп-урнаштырып куя. Кулына кашык тотып, үзе генә ашый да. Әбисе белән телевизор да карарга ярата Гөлназ. Болар бөтенесе дә дәвалану нәтиҗәсе дип сөенә әбисе. Соңгы ике елда биш тапкыр Украинаның Трускавец шәһәрендәге бер халыкара тернәкләнү клиникасына барып кайт­каннар. Анда дәвалана башлагач, таяк белән йөри дә башлаган.

- Хәзер дә барыр идек, акчабыз юк, анда унике көн яшәп дәвалану 200 мең сумнан артыкка төшә иде, - дип көрсенә Фаягөл әби. - Доллар бәясе арткач, тагын да кыйммәтләнгәндер. Әлегә кадәр «Луч Света», «Ак Барс созидание» хәйрия фондлары, «КМПО» директоры Дамир Кәримуллин ярдәм итте. «Зәкят» фондыннан да, күрше-күләннәр дә гел булышып торалар. Аларга бик рәхмәтлемен. Аллага шөкер, алга китеш бар. Элек бигрәк тә авыр иде. Хәзер уйлап утырам: ничек карадым да ничек юындырдым икән. Баштагы вакытта Гөлназ эт белән кешене дә аермый иде. Ун яшькә кадәр сөйләшмәде дә. Күзләре күрмәве дә соңрак ачык­ланды. Туганда аяклары берсе икенчесенә ябышып тора, сул кулы артка киткән иде. Егерме дүрт тапкыр операция генә ясаттык.

Гөлназ ике ай ярымга иртәрәк, 800 граммлы булып туган. Күпмедер вакыттан аңа табиблар «ДЦП» диагнозын куйган. Гаиләгә килгән бәхетсезлек әле моның белән генә тәмамланмый. Гөлназга дүрт яшь булганда, башта әтисе үлеп китә. Ялгыш кына «КамАЗ»дан рельс­ка башы белән егылып төшә, хастаханәдә беренче ярдәмне күрсәткәч тә, ул өенә кайтып китә, бусагадан атлап керүгә, ишек янында егылып үлә. Уналты көннән кечкенә энесе белән әнисен машина бәрдереп үтерә.

- Иренең кырыгына кадәр кызым Северный бистәсендәге йортларына кайтып-килеп йөрер­гә уйлады. Беркөнне улы белән шулай чыгып китте дә атна буе килмәде, шалтыратмады да. Шул вакыттан соң гына аларның үлгәнлеген белдем, - ди, күз яшьләрен сөртеп әби. - Авыру Гөлназны балалар йортына тапшырырга куштылар, атнага бер тапкыр янына барып йөрерсең, диделәр. Көтеп алынган оныгым бит ул минем, бер пешергән аш икебезгә җитәр, үзем исән булганда, оныгымны беркемгә дә бирмим дип, үземә калдырдым. Икенче төркем инвалид саналгач, опекунлыкны туган тиеш­ле кешебез үз исеменә рәсмиләштерде. Бу вакыйгаларга кадәр бер улымны урамда кыйнап үтерделәр, шуннан бирле мине гел өянәк тота иде, шушы авыру бала хакынадыр инде, аны ялгызым карый башлагач, Ходай Тәгалә саулыгымны бирде. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәмендә дәваланырга акча җыелса, Мәскәүгә яки Чиләбегә дә барып кайтырбыз дип ниятләп торам.

Газета укучыларыбыз арасында Гөлназга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Фаягөл апаның телефон номеры: 89093096553.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading