16+

Иҗтимагый оешмалар – дәүләтнең партнерлары

Тиздән республиканың иң алдынгы коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларына «Гражданнар җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеш өчен» дигән Президент премияләре бирелә башлаячак. Ел саен мондый 5 премия тапшырылыр дип көтелә.

Иҗтимагый оешмалар – дәүләтнең партнерлары

Тиздән республиканың иң алдынгы коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларына «Гражданнар җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеш өчен» дигән Президент премияләре бирелә башлаячак. Ел саен мондый 5 премия тапшырылыр дип көтелә.

Бу турыда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корстон» кунакханә-күңел ачу комплексында узган Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның II Республика форумының пленар утырышында белдерде. Форумның беренчесе ике ел элек, 2011 елда уздырылган иде. Быел исә ул республикадагы барлыгы 500дән артык оешма вәкилләрен бергә җыйды, анда 1 меңнән артык кеше катнашты. Форумның максаты - Хөкүмәт органнары һәм муниципаль берәмлекләрнең социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары белән хезмәттәшлек нәтиҗәлелеген арттыру. Президент, форумга йомгак ясап, коммерцияле булмаган оешмаларның республиканың социаль үсеш белән бәйле проблемаларын чишүдә дәүләтнең җитди партнеры булуын билгеләп үтте. Кайбер очракларда гражданлык җәмгыяте институтлары гражданнар мәнфәгатьләрен рәсми структураларга караганда да нәтиҗәлерәк яклый ала, диде ул. Коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов моңа 2014-2016 елларга якынча 1 млрд сумга якын акча бүленгәнлеген әйтте. Аның яртысы республика бюджетыннан биреләчәк.
Пленар утырышның ахырында ТР Президенты коммерцияле булмаган оешма вәкилләренә - ТР бюджетыннан субсидия алу өчен социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар конкурсы лауреатларына сертификатлар тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading