16+

«Итле аш ашарга тилмергән өлкән кешеләребез дә күп»

Казанда мохтаҗлар өчен бушлай туклану пунктлары ачылу турында һәрдаим язып торабыз. Инде алар башка шәһәр һәм район үзәкләрендә дә ачылган. 

«Итле аш ашарга тилмергән өлкән кешеләребез дә күп»

Казанда мохтаҗлар өчен бушлай туклану пунктлары ачылу турында һәрдаим язып торабыз. Инде алар башка шәһәр һәм район үзәкләрендә дә ачылган. 

Бер ай элек кенә Буада да эшли башлады. Анда һәр көнне алтмышлап кеше кайнар ризык белән тәэмин ителә. Берничә атна элек Алабугада да шундый пункт ачылды.

– Кызганыч, мохтаҗларның саны артып тора. Шөкер, аларга ярдәм итәргә теләүче эшмәкәрләрнең дә саны арта. Безнең эшчәнлегебез турында ишетеп, ничек булыша алабыз дип, үзләре элемтәгә керә. Татарларда хәйриячелек элек-электән киң таралган булган. Мәчет-мәдрәсәләр ачып, аларны карап торганнар, ярлыларга булышканнар. Хәзер дә хәйриячелек традицияләренең үсүен күрәбез, – ди «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Азат Гайнетдинов.

Бушлай туклану пунктларына сукбайлар гына түгел, пенсиясен җиткерә алмаган әбиләр дә, акчасы булмаган студентлар да килә.
– Безгә юлы төшкән икән, димәк, аның чынлап та тамагы ач. Итле аш ашарга тилмергән өлкән кешеләребез дә күп. Ә бездә алар хәләл, тәмле ризык белән сыйлана. Тиздән мондый пунктлар Лаеш белән Питрәчтә дә ачылачак, – ди Азат Гайнетдинов.

Бу эшләр сүздә генә түгел, саннарда да күренә. «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» волонтерлары узган ел мозтаҗларга 363 289 порция кайнар ризык тараткан, 10 239 тапкыр сукбайларга төн кунып чыгу өчен урын биргәннәр, 6677 мәртәбә мунча һәм чәчтараш хезмәтләре күрсәтелгән. Моннан тыш 1020 комплект кием таратылган. 2204 кешене бер көнлек эшкә җәлеп иткәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading